ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Министрлар Кабинеты һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасы узды. Документка Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Рус Православие иске обряд чиркәвенең Казан-Вятка епархиясе епискобы Евфимий (Евгений Дубинов) имзаларын куйды.
Бу чарада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев һәм ТР Министрлар Кабинетының Татарстан халыкларының мәдәнияте һәм телләрен үстерү бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина катнашты.
Килешүнең эчтәлеге бик бай, дип билгеләде Илдар Халиков. “Бүген Хөкүмәт Татарстан Республикасындагы төп диннәр белән хокукый мөнәсәбәтләр булдыра. Без дәүләтне чиркәүдән төгәл аерабыз, ләкин, шул ук вакытта чиркәүнең әһәмиятен, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген аңлыйбыз. Бәхеткә каршы, безнең теләкләребез бертөрле”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
ТРда барлык диннәргә дә бертигез карыйлар, дип аерым билгеләде епископ Евфимий. “Без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәмен тоябыз, һәм сүзләрнең эш белән раслануын күрәбез”, - дип өстәде ул.