Минтимер Шәймиев 2016 елга “Яңарыш” фонды эшчәнлеге буенча киңәшмә уздырды

23.11.2015

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев 2016 елга “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” комплекслы проектын гамәлгә ашыруга багышланган чаралар исемлеген төзү буенча киңәшмә уздырды.

“Алда зур күләмле эш тора, без белемлерәк, тәҗрибәлерәк булган саен ул катлаулана бара. Гомумән, Болгар һәм Зөя буенча төп эшләр ахырына якынлаша. Ләкин мәдәният, мәгариф, тарих, туризм белән шөгыльләнүче безнең министрлыклар һәм ведомстволар, институтлар өчен эш аз булмаячак. Алдагы ел да гади түгел ләкин, безнең киләчәккә планлаштырылган программа үти алырлык. 2016 елда төп төзелеш, яңадан торгызу, археология эшләрен дәвам итәргә кирәк”, - дип билгеләде Минтимер Шәймиев киңәшмә башланганда.

ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге территорияләрендә барган архитектура-археология эшләре турында сөйләде. Ул эшләр төгәлләнеп килгән объектларны атады: Шәһәр базары, Чүлмәк ясау бистәсе, Болгар шәһәрлегенең буфер зонасы. Шулай ук археологик коткару эшләре дәвам итәчәк.

ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова Болгар һәм Зөя территориясендәге мәдәни мирас объектларында ремонт-реставрация һәм төзелеш эшләре планын тәкъдим итте. Ул киләсе ел программасында төп объект буларак Успение соборын атады. Болгарда Успение чиркәвендә эшләр төгәлләнәчәк, диде.

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы Ирада Әюпова мәдәни мирас объектлары булган борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеген музейфикацияләү турында сөйләде. “Болгар цивилизациясе музеен ачу Суар һәм Биләр шәһәрлекләрендә дә комплекслы фәнни тикшеренүләр алып барырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләде ул Болгар турында сөйләгәндә.

Ирада Әюпова шулай ук Зөя утрау-шәһәрлегендә Агач археологиясе музее булдыру процессы турында сөйләде. Шулай итеп, 2016 елга Зөя буенча музей предметларын һәм коллекцияләрен реставрацияләү һәм консервацияләү-барлыгы 1000 предмет, Никольское чиркәвендә музей булдыру, Агач археологиясе музеен ачу, Болгар буенча музей предметларын һәм коллекцияләрен реставрацияләү һәм консервацияләү- барлыгы 2640 предмет, Төрки-татар язуына багышланган экспозиция булдыру планлаштырылган.

Мәдәни мирасның бу ике объекты буенча проект документлары торышы белән “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов таныштырды.

“Без биш-алты ел дәвамында кимчелексез эшлибез һәм киләчәктә тә шулай дәвам итү бик мөһим”, - диде Минтимер Шәймиев киңәшмәне йомгаклап.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТРның Спас районы башлыгы Камил Нугаев, ТР Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-саклаулыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов, “Зөя утрау-шәһәрлеге” тарих-архитектура һәм сәнгать музей-саклаулыгы директоры Артем Силкин катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте