Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Иске Татар Бистәсе территориясендәге торгызу эшләре һәм Яңа Татар Бистәсен үстерү мәсьәләләре белән танышты. Аны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан шәһәренең баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар озата йөрде.
Беренче объект – Каюм Насыйри җәяүле урамының парковка зонасына әверелгән өлеше. Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИгә Казан Башкарма комитеты белән бергә җәяүлеләр өлешен киңәйтергә, парковка урыннарын башка җиргә күчерергә, шулай ук Фатыйх Кәрим урамын туристлар автобуслары туктап тору урыны итеп җайлаштырырга тәкъдим итте. Җәен Иске Татар Бистәсендә йөздән артык туристлар автобусы парковка өчен урын эзли, диде Олеся Балтусова.
Икенче объект – «Кәвешче йорты» торак архитектурасы ядкяре. 19 нчы гасыр азагында кәвешче Кәрим төзегән бина, революциядән соң аны коммуналь фатирлар иткәннәр. 2000 еллар башында авария хәлендә булганга, аннан кешеләрне күчергәннәр. Реставрация эшләре 2011 елда башланган. Бинаның таштан корылган өлешендә 17 номерлык мини-кунакханә ачарга җыеналар. Рөстәм Миңнеханов кунакханә номерларын карап чыкты һәм инвесторлар белән сөйләште.
Аннары Татарстан Президенты «Шамиль йорты»нда булды, ул 19 нчы гасыр уртасында төзелгән. Объект Россия Федерациясе мәдәни мирасына керә, ул – Иске Татар Бистәсенең төп истәлекле урыннарыннан берсе. Бүген анда Г.Тукай әдәбият музее урнашкан. Күп еллар буена бина ремонт көтә. Татарстан Президенты объектны тикшереп чыгарга һәм яңа реставрация проектын әзерләргә һәм искергән музей экспозициясенең принципиаль реновация проектын эшләргә кушты.
Иске Татар Бистәсендә Рөстәм Миңнеханов реставрация таләп итүче берничә мәчетне карап чыкты. Шулардан: 1881 елда төзелгән Әҗем мәчете. Революциядән соң монда киномеханиклар мәктәбе дә, шәһәр кинотеатры да урнашкан булган. 1992 елдагы реконструкция барышында мәчеткә башлангыч рәвешен кайтарганнар. Хәзер яңадан торгызу эшләре уздырырга кирәк. Татарстан Республикасы Президенты хәзрәт белән сөйләште һәм гамәлдәге реставрация проекты буенча түбәне ремонтлау мөмкинлеген карарга кушты.
Тагын берсе – Бистә мәчете, аны тулысынча реконструкцияләргә кирәк. Хәзерге вакытта аяныч хәлдә булуы сәбәпле, аны ябып торырга дигән карар кабул ителгән.
Аннары барысы да Яңа Татар Бистәсенең татар зиратына юнәлделәр. Шуннан соң Идел елгасының ЭЭМ яр буе базасы территориясенә бардылар. Анда Рөстәм Миңнехановка территорияне үзгәртеп кору буенча КДАТУ тарафыннан әзерләнгән проектны тәкъдим иттеләр. Татарстан Презиленты билгеләп үткәнчә, бу проект күптән кирәк иде. Ул шәһәр җитәкчелегенә җир кишәрлекләре һәм шундагы объектлар милекчеләре белән территорияне үстерү концепциясе турында очрашып сөйләшергә кушты.
Соңгы объект – «Казан» милли мәдәни үзәге. Рөстәм Миңнеханов музей комплексын карап чыкты һәм учреждение җитәкчелеге белән сөйләште. «Казан» ММҮ үстерү проектын тәкъдир итү барышында икенче төркемне Казансуның яңартылган яр буе белән бәйләргә һәм Фёдор Шаляпин муззе проектын гамәлгә ашырырга тәкъдим ителде. Татарстан Президенты бу идеяне хуплады.
«Казанның бөтен байлыгы аның үзенчәлегендә һәм тарихында. Интерактив җайланмалар һәм гаджетлар – үзләреннән-үзләре кызыклы нәрсәләр, әмма бу вакытлы күренеш. Технологияләр алга бара, ә кешеләрне һәрвакыт тарих һәм борынгы предметлар кызыксындыра. Экспозицияне киңәйтү буенча эшләргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.