1нче апрельдән Татарстан Республикасында барлык пенсияләрнең уртача күләме 6700 сумнан 7226 сумга кадәр артачак

30.03.2010

Пенсияләр һәм айлык акчалата түләүләрнең артуы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта РФ Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге җитәкчесе Марсель Имамов сөйләде.

Хезмәт пенсиясе 2010 елның 1нче апреленнән 6,3%ка артачак.

Социаль пенсия һәм барлык дәүләт пенсияләре дә 8,8%ка артачак.

Берьюлы хезмәт пенсиясен һәм дәүләт пенсиясен алучы гражданнарның һәр ике пенсиясе дә артачак, дип хәбәр итте Марсель Имамов. Мисал итеп ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларны китерде: иминият өлеше һәрберсенең шәхси рәвештә артачак, ә икенче пенсия (инвалидлык буенча) инвалидлык төркеменең нинди булуына карап артачак. Мәсәлән, I төркем инвалидларның пенсияләре - 563 сумга, II төркемнекеләрнең - 450 сумга, III төркемнекеләрнең 338 сумга артачак.

Нәтиҗәдә Татарстан Республикасында барлык пенсияләрнең уртача күләме 6700 сумнан 7226 сумга кадәр артачак.

Моннан кала, 2010 елның 1нче апреленнән айлык акчалата түләүләрнең күләме 10%ка артачак. Социаль хезмәтләрнең акчалата күләме 705 сум тәшкил итәчәк.

Шуның 627 сумы кирәкле дарулар белән тәэмин итү, шифаханәләргә юллама алу кебек бушлай медицина хезмәтләренә туры килә, ә 78 сумы шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрүгә, шул исәптән, дәвалану урынына барып кайту өчен тотылачак.

Марсель Имамов РФ Президенты Указы нигезендә Пенсия Фонды органнары сугыш ветераннары һәм инвалидларына 5әр мең, ә тыл хезмәткәрләренә 1әр мең сум акча түләячәген хәбәр итте.

"Без бу түләүләргә әзер, - диде Марсель Имамов. - Өстәмә рәвештә беркая да мөрәҗәгать итәсе түгел, бу акчалар пенсия белән бергә киләчәк".

РФ Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге җитәкчесе 1нче апрельдә Россия Президентының ана капиталыннан кичекмәстән башкарылырга тиешле чаралар өчен тотыла торган 12 мең сумлык ярдәм турындагы Указы үз көчен югалтасын искә төшерде. 2009 елда бала тапкан яисә уллыкка алган гаиләләр 31нче мартка кадәр бу акчаны әле ала ала. (31нче март - әлеге акчаны алыр өчен мөрәҗәгать итә алуның соңгы көне.)

Марсель Имамов ана капиталының хәзерге вакытта 343,3 мең сум тәшкил иткәнен хәбәр итте. Әлеге акчаны торак төзү яисә сатып алу, соципотека буенча кредитларны каплау, балага белем бирү максатларында кулланырга мөмкин.

Бүгенге көндә ана капиталын алыр өчен Татарстанда 58 меңнән артык гаилә мөрәҗәгать иткән (Татарстан әлеге күрсәткеч буенча Россия Федерациясендә беренче урында тора).

"Ипотека кредитларын каплауга тотылган акчалар күләме узган елны 1,5 млрд. сум тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч буенча да без Россиядә әйдәп баручылардан берсе", - диде Марсель Имамов.

Республикада булачак пенсияләргә финанс ярдәм күрсәтү программасы үз эшен дәвам итә. Пенсия Фонды органнарында әлеге мәсьәлә буенча бердәм call-үзәк эшли башлады: 8-800-505-55-55.

Татарстанда әлеге программада 65 меңнән артык граждан катнаша. 100 млн. сумнан артык акча Пенсия Фонды органнарына килеп ирешкән инде.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.