Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының үз вәкаләтләрен туктату турындагы гаризасын кабул итте
26.03.2010Бүген, 26нчы март көнне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының үз вәкаләтләрен туктату турындагы гаризасын кабул итте һәм республика Хөкүмәтенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының яңа составы формалашканчыга кадәр эшне дәвам итәргә күрсәтмә бирде.
Тиешле Указга аның тарафыннан кул куелды.
ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.