ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова: Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе икътисадый яктан актив булган халыкның 3,33%ын тәшкил итә
26.03.2010Тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссия утырышын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов үткәрде.
Утырыш видеоконференция тәртибендә узды. Чарада республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.
Доклад белән Татарстан профсоюзлары Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова чыгыш ясады.
Хезмәт базарындагы вәзгыять һәм республикадагы эшсезләр санын киметү өчен үткәрелә торган чаралар белән ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова таныштырды.
Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 68,2 мең кеше тәшкил итә. Узган атнада эшсезләр саны 92 кешегә арткан.
Узган атнада республиканың мәшгульлек үзәкләренә барлыгы 3 мең кеше мөрәҗәгать иткән.
Клара Таҗетдинова сүзләренчә, иң күп кыскартулар сәүдә, эшкәртү, төзелеш өлкәләрендә күзәтелә.
Яр Чаллы, Азнакай, Әлмәт районы, Казанда эшсезләр санының артуы күзәтелә.
Татарстандагы эшсезлек дәрәҗәсе икътисадый яктан актив булган халыкның 3,33%ын тәшкил итә.
Булачак кыскартулар турында республиканың 32 предприятиесе һәм оешмасы хәбәр итте. Якындагы өч айда республикада барлыгы 14 меңнән артык кеше кыскартуга эләгәчәк, дип көтелә.
Җәмәгать эшләре һәм вакытлыча эш урыннарында республикада 71 мең кеше эшли. Шуларның 53 меңенә кыскарту куркынычы яный. 6 мең эшсез кеше бар. 12 мең кеше эш эзли.
Клара Таҗетдинова хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү программасы кысаларында чыгымнарның 725 млн. сум тәшкил иткәнен хәбәр итте. Бу 1 млрд. 100 млн. сумнан 61% дигән сүз.
Эшсезлек буенча пособие турындагы сорауга җавап биргәндә, Клара Таҗетдинова республикада бу максатларга 1 млрд. 300 млн. сум каралганын хәбәр итте.
Эшсезлек буенча пособие алучылар саны түбәндәгечә: Казанда - 10 мең кеше тирәсе, Яр Чаллыда - 12 мең кеше тирәсе, Әлмәттә - 4 мең кеше, Алабугада - 3 мең кеше, Чистайда - 3 мең кеше, Түбән Камада - 4 мең кеше, Кама Аланында - 1350 кеше, Мамадышта - 1 мең кеше тирәсе.
ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.