Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам үсеш банкы төркеме президенты доктор Әхмәд Мөхәммәд Али белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Сүз
Татарстан Халыкара Инвестицион Компаниясен оештыру турында барды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсен булуын билгеләп үтте. Биредә икътисадның барлык өлкәләре дә үсеш алган: авиатөзелеш, машиналар төзү, нефть табу, нефть эшкәртү, агросәнәгать комплексы.
"Без Ислам дөньясы белән тыгыз элемтәдә булырга телибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Икътисадыбызны заманчалаштырырга, бирегә чит ил инвестицияләрен җәлеп итәргә телибез".
Татарстан Президенты Ислам үсеш банкына Казанда 2009 елда Ислам инвестицияләре буенча I Халыкара конференцияне үткәргәне өчен рәхмәтен җиткерде.
Ул шулай ук Татарстан җитәкчелегенең Ислам үсеш банкы белән уртак проектларга һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәген әйтте.
Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазыйфасына керешүе белән тәбрикләде. Ул Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты статусында булып беренче очрашуы нәкъ менә Ислам үсеш банкы вәкилләре белән булуының Ислам үсеш банкы компанияләр төркеме өчен зур дәрәҗә булганын җиткерде.
"Үзара хезмәттәшлегебезнең үсеш алуына без шатбыз, - диде Әхмәд Мөхәммәд Али. - Ислам үсеш банкының яңа карашы партнерлык мөнәсәбәтләренә корылган".
"Ислам үсеш банкының Татарстан белән хезмәттәшлек итүе Россиянең Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрен тагы да ныгытачагында шигем юк", - дип белдерде Әхмәд Мөхәммәд Али. Аның фикеренчә, Татарстан Халыкара Инвестицион Компаниясе Татарстан белән Ислам үсеш банкы арасындагы хезмәттәшлекне яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк.
Алга таба очрашуда Татарстан Халыкара Инвестицион Компаниясен оештыру турында килешүгә кул куелды.
Килешүне имзалау вакыйгасыннан соң Әхмәд Мөхәммәд Али журналистларга әлеге проектның Татарстан өчен файдалы булачагын әйтте. Республика Шәрык белән көнбатыш илләре арасындагы төбәкара хезмәттәшлек үзәгенә әверелә ала.
Ислам үсеш банкының шәхси инвестицияләр буенча җитәкчесе Халәд Әл Әбуди журналистларга Татарстан Халыкара Инвестицион Компаниясе башкарачак беренче проектның Казанда Хәләл продукция үзәген оештыру булачагын хәбәр итте. Алга таба Татарстан башкаласында махсус Күргәзмә үзәген оештыру планлаштырыла.
Халәд Әл Әбуди фикеренчә, Татарстан Халыкара Инвестицион Компаниясе инвестицион проектлар үстерү буенча үзенә күрә бер корал булачак. Ул Россия һәм башка илләр инвесторларын үзара хезмәттәшлеккә чакырды.
Халәд Әл Әбуди июнь азагында (2010 елның 26-29нчы июнендә) Казанда Ислам бизнесы һәм финансларының II Халыкара саммиты узачагын хәбәр итте.