Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасында чыгыш ясады
25.03.2010"Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасының никадәр җаваплы булганын мин тулысынча аңлыйм. Ләкин шул ук вакытта мин Россия Федерациясе җитәкчелеге, республикабыз гражданнары һәм сез - минем коллегаларымның ярдәмен тоям", - диде бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасында Рөстәм Миңнеханов.
Тантана Казандагы Сәйдәшев ис. Зур концерт залында узды. Чарага 800дән артык кунак килде. Алар арасында - федераль хакимият органнары вәкилләре, Россия Дәүләт Думасы депутатлары, федерация субъектлары башлыклары, республиканың әйдәп баручы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республика шәһәрләре һәм районнары хакимият башлыклары, иҗтимагый оешмалар, сәнәгать комплексы вәкилләре, фән, сәнгать һәм мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар, дин әһелләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары.
Тантанада Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулывәкаләтле вәкиле Григорий Рапота, Ислам Конференциясе Оешмасы генераль сәркатибе Әкмаледдин Ихсаноглы, РФ Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, Төрекмәнстан Мәҗлесе (парламенты) рәисе Акҗа Нурбердыева, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнашты.
Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов болай диде: "Татарстан Президенты вазыйфасына керешкән вакытта мин ошбу мизгелнең әһәмиятен һәм җаваплылыгын тулысы белән аңлыйм". Ул Россия Президенты Дмитрий Медведев, "Бердәм Россия" фиркасе әгъзалары, Татарстан Дәүләт Советы депутатларына күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәтен җиткерде.
Махсус рәхмәт сүзләрен Рөстәм Миңнеханов укытучысы Минтимер Шәймиевкә җиткерде.
"Әлеге гаҗәеп акыллы, батыр һәм сабыр кеше үзенең дәвамчыларын үстерә алды, - диде ул. - Мин шушы кешеләр арасында булуым белән горурланам".
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ул аңа күрсәтелгән ышанычны республикада үткәрелә торган социаль тотрыклылык, милләтара татулык һәм икътисадый үсеш курсына ярдәм буларак кабул итә.
"Без сәяси чамасызлыктан котыла һәм гражданнарны уртак кыйммәтләр тирәсендә берләштерә алдык, - диде ул. - Республика мөстәкыйльлегенең тиешле күләмен, цивилизацияле федератив мөнәсәбәтләрне, республика халыкларының телләрен һәм мәдәниятләрен үстерү зарурилыгын, милләтара һәм динара балансны сакларга кирәклеген аңлау, гомумкешелек кыйммәтләрен, сүз иреген тану - бу төшенчәләр безнең өчен какшамас кыйммәтләр булып тора".
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың шушы елларда күп әйбергә ирешкәнен билгеләп үтте: Татарстан Россиянең икътисадый йөрәгенә әйләнде, ә Казан илнең өченче башкаласы булды. Республика көчле төбәкләрнең Россия Федерациясен көчле итүен эш белән дәлилләде.
"Безнең кулларга мирас булып күп әйбер күчте: көчле нефть һәм нефть эшкәртү сәнәгате, энергетика, заманча машиналар төзү һәм алга киткән агросәнәгать комплексы, көчле интеллектуаль потенциал. Узган унъеллыкларда шушы байлыкны саклый һәм арттыра алдык. Икътисадның яңа өлкәләре барлыкка килде, яңа заводлар төзелде һәм төзелә, социаль инфраструктураның яңа объектлары файдалануга тапшырыла, торак, юллар төзелә. Заманча халык хуҗалыгының барлык секторларында да эффектив хуҗаларның яңа катламы формалашты. Мин Татарстан Республикасы Президенты буларак үсешебезнең әлеге стратегик линиясен ныгытуны дәвам итәр өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләячәкмен".
Рөстәм Миңнеханов бүген яңа максат куелганын билгеләп үтте. Дөньякүләм финанс кризисы шуны исбатлады: алга таба үсешне фәкать заманчалаштыру, ягъни модернизация генә тәэмин итә ала. Әлеге модернизация икътисадта гына түгел, дәүләт идарәсендә дә, мәгариф, фән, тышкы бәйләнешләрдә дә булырга тиеш.
Заман идарә итүнең инновацион ысулларына күчәргә таләп итә. Дәүләти һәм муниципаль идарәнең эффективлыгы һәм ачыклыгына ирешә алгач кына, без ришвәтчелеккә каршы чып-чын көрәш башлый, административ киртәләрне юкка чыгара, дәүләт хезмәтләрен гражданнар һәм бизнес өчен уңайлы һәм кулай итә алачакбыз.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, идарә итү системасының инновацион үзгәрешләре республика икътисадын заманчалаштыру белән тәңгәл тәртиптә алып барылырга тиеш. Икътисадта нефть эшкәртү, химия, нефтехимия, машиналар төзү, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәләрендәге инновацион кластерларны үстерү курсы дәвам иттереләчәк. Биредә зур сикереш ясарга туры киләчәк. Моның өчен Россия һәм халыкара кооперациянең барлык потенциалын да кулланырга кирәк булачак.
Димәк, һәрбер җитештерү кластерына фәкать заманча технологияләр, шулай ук, дөньякүләм компанияләрне - уртак инновацион җитештерүләр оештыру буенча лидерларны җәлеп итәргә туры киләчәк.
"Безнең максат - республиканы кулланучы буларак кына түгел, инновацион технологияләрне эшләп чыгаручы төбәк буларак та үстерү, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу максатка фәкать эшкуарлык алга киткән очракта гына ирешергә мөмкин".
Нәкъ менә кече һәм урта бизнес республикада урта сыйныфны формалаштырырга тиеш. Ә урта сыйныф - ул икътисад һәм социаль даирәдәге инновацион үзгәрешләрнең тотрыклы нигезе.
Әлеге үзгәрешләрнең нигезе - максатлар куя һәм аларга ирешә ала торган белгечләр, башкаларны үгетли һәм аларны үзләренең идеяләре белән кызыксындыра ала торган кешеләр. Мондый белгечләргә республикада ихтыяҗ елдан-ел артачак.
Шуңа күрә мәгарифне заманчалаштыру бик мөһим. Аның максаты - һөнәргә генә өйрәтеп калдырмыйча, яшьләрне максатлар куярга һәм аларга ирешергә, үз эшеңдә лидер булырга өйрәтү.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә модернизацияне дәвам итәргә кирәк. Республикада яшәүче һәр кеше заманча медицина хезмәтләреннән файдалана алырлык булсын.
Икътисад һәм социаль даирәне заманчалаштырсак кына, югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннарын булдырырга, гражданнарның керем дәрәҗәсен арттырырга, социаль яктан яклауга мохтаҗ халык катламнарын кайгыртырга мөмкин булачак. Шул рәвешле гражданнарның тормыш сыйфатын икътисадый яктан алга киткән илләр дәрәҗәсенә арттырып булачак.
"Бүгенге икътисадый һәм социаль проблемаларны бер көн эчендә хәл итеп булмаганлыгын яхшы аңлыйм. Моның өчен вакыт кирәк. Ләкин без моны эшли алабыз, дип ышанам. Һәм чыгышымны "Без булдырабыз!" дигән сүзләр белән төгәллим", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Алга таба Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевне "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләү турында Указга кул куйганын хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов орденны Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә тапшырды.
ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.