Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүе уңаеннан котлау телеграммалары килде

25.03.2010

Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешүе уңаеннан котлауларын юллады.

"Әлеге җаваплы вазыйфада Сез төбәкнең социаль-икътисадый үсеш, алдынгы технологияләрне гамәлгә кертү, тормыш сыйфатын үстерү мәсьәләләрен эффектив рәвештә хәл итү өчен белемегез һәм тәҗрибәгезне кулланырсыз, дип ышанам, - диелә телеграммада. - Республикада милләтара һәм динара татулыкны, сәяси тотрыклылыкны саклап калу өчен кулыгыздан килгәнен эшләрсез, дигән ышанычта торам".

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына рәсми рәвештә керешүе белән тәбрикләде.

"Сезне профессиональ тәҗрибәсе һәм җаваплы эштә саллы гына стажы булган компетентлы җитәкче буларак беләләр, - диелә Рөстәм Миңнеханов исеменә килгән котлау телеграммасында. - Сез үзегезнең иң катлаулы, иң авыр мәсьәләләрне хәл итә алуыгызны күп тапкырлар исбатладыгыз".

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты постында республиканың бай потенциалын тормышка ашыруда, социаль даирә һәм инфраструктураны камилләштерүдә, халыкның тормыш сыйфатын арттыруда көч куячагында шикләнмәвен белдерде.

Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка шәрехләнгән планнарны Татарстан һәм бөтен Россиянең күпмилләтле халкы мәнфәгатьләрендә тормышка ашырырга теләде.

Рөстәм Миңнеханов исеменә котлау телеграммалары Төркия Республикасы Президенты Абдуллаһ Гүл, Башкортостан Президенты Мортаза Рәхимов, "Ростехнологияләр" дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Россиянең транспорт министры Игорь Левитин, "Россия тимер юллары" ААҖ президенты Владимир Якунин, РФ гражданлык оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр буенча министры Сергей Шойгу, Россия төбәкләре губернаторлары һ.б. затлардан килде.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.