Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында Ислам Конференциясе Оешмасы генераль сәркатибе Әкмаледдин Ихсаноглы белән очрашты
25.03.2010Бүген Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында Ислам Конференциясе Оешмасы генераль сәркатибе Әкмаледдин Ихсаноглы белән очрашты. Очрашуда Россия Фередациясе ягыннан - Ислам Конференциясе Оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең даими вәкиле Камил Исхаков, Татарстан Республикасы ягыннан ТР Президентының тышкы элемтәләр Департаменты директоры, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, ТР Премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов катнашты.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Әкмаледдин Ихсаноглы мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов Әкмаледдин әфәндене Пакыстанның иң югары бүләге - Ярымай ордены белән бүләкләнүе белән котлады.
"Сез Ислам дөньясы өчен бик күп эшлисез", - диде Рөстәм Миңнеханов Әкмаледдин әфәндегә.
Ул аңа Татарстанга килгәне өчен рәхмәтен җиткерде.
Бүген Әкмаледдин Ихсаноглы Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасында катнашачак.
Исегезгә төшерәбез: Әкмаледдин Ихсаноглының өч көнлек визиты барышында (24-26нчы март) ТР Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашу, Казан Кремле буенча экскурсия, Ленин ис. Казан дәүләт университетына барып КДУ музее һәм сирәк кулъязмалар һәм китаплар бүлеге белән танышу, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов белән очрашу, КДУ мөгаллимнәре һәм студентлары алдында чыгыш ясау каралган.
Иртәгә, 26нчы мартта, Әкмаледдин Ихсаноглы Россия Ислам Институтына визит кылырга һәм РИИ мөгаллимнәре һәм шәкертләре алдында чыгыш ясарга ниятли.
Мәгълүмат өчен:
Ислам Конференциясе Оешмасы - иң эре һәм иң абруйлы халыкара мөселман оешмасы (планета халкының 21%ын берләштерә). Оешманың киң челтәре бар, мәсәлән, аңа Ислам үсеш банкы керә. Бу банк - Бөтендөнья банкының аналогы.
Оешма 1969 елда барлыкка килгән. Штаб-фатиры Җиддә шәһәрендә (Согуд Гарәбстаны корольлеге) урнашкан.
Оешма вәкилләре - 57 мөселман дәүләте, шул исәптән, БДБнең кайбер илләре.
2005 елда Россиягә Ислам Конференциясе Оешмасы каршында күзәтүче статусы бирелгәне хакында игълан ителде.
2008 елдан бирле Россиянең Ислам Конференциясе Оешмасы каршындагы Даими вәкиллеге эшли (даими вәкил - Камил Исхаков).
1992-2010 елларда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Ислам Конференциясе Оешмасына керүче 14 илгә визит кылды.
2000-2010 елларда Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Ислам Конференциясе Оешмасына керүче 12 илгә визит кылды.
ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.