Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы Академиясе арасында партнерлык турында Килешүгә кул куелды

24.03.2010

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм югары һөнәри белем бирүче “РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы Академиясе” дәүләт мәгариф учреждениесе арасында партнерлык турында Килешүгә кул куелды.

Документны ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте каршындагы халык хуҗалыгы Академиясе ректоры Владимир Мау имзалады.

Килешү буенча озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру һәм фән һәм мәгариф өлкәсен үстерү, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең белемен арттыру буенча уртак чараларны тормышка ашыру каралган.

Документны имзалау вакыйгасы ТР Хөкүмәте Йортында узды.

ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, килешү мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.