Илдар Халиков FIHAV 2015 Халыкара Гавана ярминкәсе ачылышында катнашты

03.11.2015

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген FIHAV 2015 Халыкара Гавана ярминкәсе ачылышы тантанасында катнашты.

Яминкә ExpoCuba территориясендә уза, быел күргәзмә стендларның гомуми мәйданы 2000 кв. м. дан артык, күргәзмәгә якынча 150 мең кешенең килүе көтелә.

Бүген павильоннарның берсендә Россия экспозициясе һәм Россия Федерациясенең Милли йорты ачылышы узды. Аерым алганда, Татарстан Республикасы “КАМАЗ” предприятиесе тарафыннан күрсәтелә, Татарстан стенды якынча 80 кв. м. мәйданны били.

Көннең икенче яртысында шулай ук Россия – Куба эшлекле форумының пленар утырышы узды.

Белешмә өчен:

Халыкара Гавана ярминкәсе 1983 елдан бирле ел саен уздырыла, һәм һәр елны аның мәйданы һәм тематикасы киңәя бара. Ярминкәгә  ел саен дөньяның 60 лап иленнән 4500 ләп катнашучы килә. Ул шулай ук Латин Америкасында иң уңышлы күргәзмә чаралары өчлегенә керә, шул исәптә Сантьяга (Чили) һәм Боготе (Колумбия) ярминкәләре.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.