Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кубага килде

02.11.2015

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар ХалиТатарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Гаванага (Куба республикасы), FIHAV 2015 Халыкара Гавана ярминкәсе ачылышында катнашу өчен килде.

Ярминкә кысаларында Россия Федерациясе көннәре һәм Россия экспозициясе ачылышы узачак. Аерым алганда, Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре 80 кв. м. мәйданчыктагы стендта күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, Илдар Халиков Россия-Куба эшлекле форумы ачылышында һәм аның пленар утырышында катнашачак.

Илдар Халиков шулай ук Куба партнерлары белән эшлекле очрашулар уздырачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.