Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдәге химия саммитында нефть, газ һәм химия комплексы үсеше турында сөйләде

18.03.2010

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов VII Мәскәү халыкара химия саммитында чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез: саммит Россия фәннәр академиясе һәм Россия эшкуарлар берлеге ярдәме белән Мәскәү хөкүмәте, Россия химиклар берлеге тарафыннан үткәрелә. Саммитның башкарма комитет рәисе – Мәскәү мэры Юрий Лужков. Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов башкарма комитет составына керә.

Химия саммитында катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов 2020 елга кадәр нефть, газ һәм химия комплексын үстерү планнары турында сөйләде (мәсәлән, ул республикада кабул ителгән 2010-2014 елларга ТР нефть, газ һәм химия комплексын үстерү программасы турында сөйләде).

Ул шулай ук республика алдында куелган төп мәсьәләләрнең берсе Татарстан территориясендә эшләнә торган полимерларның 30%ка кадәр өлеше үзебездә эшкәртелә торган булырга тиешлеген әйтте.

Моннан кала, республикада нефтьнең эшкәртү күләмнәрен елына 20 млн. тоннага кадәр арттырмакчылар (бүген исә 7 млн. тонна тирәсе нефть эшкәртелә). Бу “ТАНЕКО” ААҖ (Түбән Камадагы нефть, химия һәм нефть эшкәртү заводлары Комплексы) һәм “ТАИФ-НК” ААҖнең яңа комплекслары ачылу белән мөмкин булачак.

ТР Премьер-министры республикада кабул ителгән 2010-2014 елларга ТР нефть, газ һәм химия комплексын үстерү программасының инде өченче программа булганын әйтте (моңа кадәр 1999-2003 һәм 2004-2008 еллар программалары тормышка ашырылган иде).

Тулаем алганда, республиканың нефть, газ һәм химия комплексына 2008 елга кадәр 196 млрд. сум акча кертелгән, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Көннең икенче яртысында химия саммиты кысаларында “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады. Ул фәндәге вәзгыятьне һәм газ эшкәртү базары перспективаларын бәяләде.

Саммит эшендә шулай ук “Химград” (Казан) технополисы идарәчесе Альберт Кәримов та катнаша.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.