Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда яңа «3М Волга» заводын ачты

21.10.2015

Үзенең җитештерүен урнаштыру өчен компаниясе «Алабуга» МИЗны сайлап алганга без горурланабыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть-газ тармагы өчен сыек япмалар җитештерү буенча «3М Волга» заводын ачу тантанасында хәбәр итте.

Тантанада шулай ук 3М компаниясенең Россиядәге генераль директоры  Роберт Николс, «Алабуга» СҖТ МИЗ» ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, 3М комапниясенең җитештерү буенча Россиядәге директоры Евгений Мараховский, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.    

«3М Волга» проектын гамәлгә ашыруның беренче этабында нефть-газ тармагы өчен елына 2,5 млн. литр күләмендә коррозиягә каршы сыек япмалар җитештерү күзаллана. Компания Россия базарын тулысынча шушы продукция белән тәэмин итәргә, шулай ук БДБ илләренә дә чыгарырга җыена.   

3М компаниясенең икенче заводы Россиядә иң эреләрдән санала. Төзелеш турындагы карар 2012 елда кабул ителгән. Ул чакта компания «Алабуга» МИЗ резиденты статусын алган.  

Заводка килүгә үк Рөстәм Миңнеханов 3М комапниясенең төп товарлары күргәзмәсе белән танышты. Татарстан Президентына хәбәр ителгәнчә, халыкара корпорация 27 юнәлештә эшли: электроника, энергетика, йорт кирәк-яраклары, сәламәтлек саклау, сәнәгать һәм башкалар. 

Тантананы ачып, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге проектны башкарылган дип санарга мөмкин. «Бүген без импортны алмаштыру турында сөйлибез. Бу предприятиедә җитештереләчәк продукция барлык нефть химиясе предприятиеләре өчен кирәк. Ышанам ки, компаниясе товарына ихтыяҗ зур булачак», - диде Татарстан Президенты

Рөстәм Миңнеханов шулай ук белдергәнчә, киләчәктә башка юнәлешләр буенча да хезмәттәшлекне дәвам итәргә мөмкин, шулардан: машина төзелеше, җепселләр җитештерү, сәламәтлек саклау һәм башкалар

«Үзенең җитештерүен урнаштыру өчен компаниясе «Алабуга» МИЗны сайлап алганга без горурланабыз. Без киләчәктә дә барлык башлангычларыгызга ярдәм күрсәтәчәкбез», - диде Татарстан Президенты

3М компаниясенең Россиядәге генераль директоры  Роберт Николс билгеләп үткәнчә, җитештерү куәтләрен киңәйтү һәм «Алабуга» МИЗ территориясендә завод төзүгә акчалар инвестицияләү турындагы карарны компания 2012 елда кабул иткән.   

«Бүген без беренче линияне эшләтеп җибәрәбез. Киләчәктә җитештерү күләмнәрен арттырырга һәм продукция ассортиментын киңәйтергә җыенабыз», - диде ул

Роберт Николс Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә проектны гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Роберт Николс завод эшенә символик старт бирделәр. Шуннан соң мәртәбәле кунаклар яңа предприятиенең җитештерү линиясен карап чыктылар

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә бүген 45 резидент уңышлы эшләп килә, тагын күп кенә проектлар эшләнү стадиясендә. Көнбатыш санкцияләре аркасында беркадәр  катлаулылык килеп туа, диде Рөстәм Миңнеханов, шуңа да карамастан Америка һәм Төркия компанияләре Россия базары белән кызыксынуларын дәвам итәләр

«Бизнес бүген Россиягә әзер товар белән керү уңышлы түгел икәнне аңлый, аны монда җитештерергә кирәк. Ул арзанрак та, уңайлырак та булачак. Без исә үз чиратыбызда уңайлы климат, ташламалы салым режимы тудырабыз, белгечләр әзерлибез – болар бар да безнең Көнбатыш партнёрларыбыз үз җитештерүләрен монда ачсыннар өчен нигез булып тора», - диде Татарстан Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.