Гаеплеләр җәзасын алачак, ә эшләмичә торган объектлар ачылачак
13.10.2015
Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә Татарстан Президенты катнашында ачылган кайбер объектлар бүгенгә кадәр эшләми дигән хәбәрләр барлыкка килү сәбәпле, "Татар-информ" МА ТР Президенты матбугат хезмәтенә шәрехләмә белән мөрәҗәгать итте.
Матбугат җитәкчесе җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин сүзләренә караганда, Татарстан Президенты бу материаллардан хәбәрдар: "Ул объектлар ачылышы тоткарланган һәр очракны ачыклау буенча катгый йөкләмәләр бирде, алар барысы да игътибар үзәгендә.
Алар - Болгардагы бассейн, Бөгелмәдә балалар бакчасы һәм Казанда Боратынский музее. Гаеплеләр җәзасын алачак, ә эшләмичә торган объектлар ачылачак. Президент исеменнән журналистларга һәм битараф булмаган гражданнарга түрәләрнең хилафлыкларын ачыклауда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәм".
"Татар-Информ" МА