Хэйлунцзян провинциясе компанияләре Татарстанда җитештерүләрен урнаштырсалар, без шат булабыз. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Лу Хао белән очрашуда белдерде.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Харбин шәһәренә (КХР) эш визиты кысаларында узды. Визитның төп максаты - Икенче Россия-Кытай ЭКСПОда катнашу.
Яклар сәүдә-икътисадый, мәгариф, туризм, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Губернатор Татарстан делегациясен сәламләп ассызыклаганча, ул республиканың үсеш дәрәҗәсе белән яхшы таныш. "Кытайда Татарстан Республикасы турында Россиянең алдынгы регионы буларак беләләр. Безгә сезне бүген шәһәребездә каршы алуга шатбыз. Ышанам ки, бу очрашу регионнарыбыз арасында дәвамлы хезмәттәшлек итүгә этәргеч бирәчәк", - дип ассызыклады Лу Хао.
Ул хәбәр иткәнчә, Хэйлунцзян провинциясе күптәннән Россия белән чиктә хезмәттшлек үстерә, ләкин әлегә Кытай регионы Ерак Көнчыгышта гына билгеле. Без Россия базарында киңрәк тәкъдим ителергә телибез, аерым алганда, Татарстан белән багланышлар аша, дип әйтте губернатор.
Ул ассызыклаганча, Хэйлунцзян - авыр сәнәгатьнең мөһим үзәге: биредә 600ләп эре һәм урта предприятие исәпләнә. Бу провинциягә Кытайның оборона сәнәгате үзәкләренең берсе булырга мөмкинлек бирә. Лу Хао сүзләренчә, күпчелек заводлар күп еллар элек совет белгечләре катнашында төзелгән.
"Безнең провинция территориясендә 80нән артык вуз һәм берничә тикшеренү үзәкләре бар. Хэйлунцзян университетында 2 меңләп Россия студенты белем ала", - диде ул.
Ул әйткәнчә, регионнар арасында тотрыклы үзара файдалы элемтәләр урнаштыру өчен, бүгенге көндә бөтен шартлар бар, ә иң мөһиме - Россия һәм Кытай җитәкчеләре Владимир Путин һәм Си Цзиньпинның сәяси карары бар.
Рөстәм Миңнеханов губернаторга җылы каршы алуы өчен һәм ЭКСПОда катнашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. "Сез эшегездә Россия белән элемтәләр урнаштыруга күп игътибар бирәсез. Әлегә Хэйлунцзян провинциясе чиктәге территорияләр, Ерак Көнчыгыш белән актив эш алып бара. Без, үз чиратыбызда, сезнең кебек пртнер белән элемтәләрне үстерергә шат булабыз", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Ул билгеләгәнчә, бүген ике регион арасында мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгарырга кирәк. Бу макстатта Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Хэйлунцзян базарларын анализлау өчен эш төркемен булдырырга тәкъдим итте. "Бүген Кытай компанияләре Россия базарына чыгу юлларын эзли. Без сезнең предприятиеләргә үз җитештерүләрен Татарстан территориясендә урнаштырырга тәкъдим итәбез. Моның өчен без льготалы шартлар һәм нигез инфраструктураны булдыру мәсьәләләрен үз өстебезгә алырга әзер", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Монна тыш, Татарстан Президенты ике регион арасында алга таба хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен Килешү имзаларга тәкъдим итте.
Шулай ук әңгәмә барышында яклар мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Лу Хао билгеләгәнчә, Кытай туристларының СССР тарихы зур кызыксыну уята, аерым алганда, Владимир Ленин биографиясе. "Без аның Казан дәүләт университетында белем алганын һәм студентлар хәрәкәтенә җитәкчелек иткәнен беләбез. Безнең Ленинга аеруча игътибарлы мөнәсәбәт", - диде ул. Рөстәм Миңнеханов моңа Ленин яшәгән йортның быел төзекләндерелеп беткәне турында хәбәр итте.
Очрашу ахырында Татарстан Президенты Хэйлунцзян губернаторы Лу Хаоны җавап визит белән Татарстанга чакырды.