Рөстәм Миңнеханов Чаллыда эш сәфәрендә

06.10.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш визиты белән килде. Төп максаты - "КАМАЗ" ГАҖ двигательләр заводы территорясендә узачак "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм сакчыл җитештерү" II халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашу. 

Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "КАМАЗ" ГАҖ, КМТТУ-КАИ һәм ТР Фәннәр академиясе. 

Конференция эшендә Россиянең 18 регионыннан һәм ерак чит илләрдән (Германия, Япония) 440 вәкил катнашачак. 

Катнашучылар "Сакчыл җитештерү" җиһазларын һәм технологияләрен предпритияеләрдә куллану методикасы һәм практикасы турында сөйләшәләр. 

Шулай ук конференция кысаларында Рөстәм Миңнеханов Лин-технологияләр өлкәсендә белгеч-студентлар арасында Сакчыл җитештерү буенча I бөтенроссия олимпиадасында катнашучылар белән очраша. 





ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.