8нче март алдыннан Татарстан Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хатын-кызлар - ММЧ вәкилләре белән очрашты

05.03.2010

8нче март алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистлар белән очрашты.

Әлегедәй очрашулар инде традициягә әйләнде. Алар инде берничә ел рәттән үткәрелә.

Очрашуда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре Казан урамнарында автомобильләр күп булуы, һаваның пычрануы, республика шәһәрләре балалар бакчаларында чиратларның зур булуы, Татарстан Республикасы спорт объектларында балалар спортына ярдәм күрсәтү һәм олимпия резервын әзерләү кебек көн кадагында торган мәсьәләләрне күтәрде.

ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республика ММЧ, телеканаллар һәм федераль агентлыклар вәкилләренең күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Мәсәлән, Татарстан башкаласында юл чишелешләрен һәм автомобиль кую урыннарын булдырып кына бөкеләр проблемасын хәл итеп булмый дип билгеләп үтте. Кискен чаралар кирәк. Үрнәк итеп ул Сингапур, Англия һәм башка илләр тәҗрибәсен китерде.

Шәһәрдә шәхси машиналар саны кимесен өчен, иң элек җәмәгать транспортының эшен җайларга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Кыйммәт булмаган такси булса, транспортны "шаттл" системасы буенча йөртсәк, шәһәрдә йөрергә уңайлырак булыр.

Ванкувер (Канада) шәһәрендә узган Олимпиадада Россия спортчыларының яхшы чыгыш ясамауларына килгәндә, Рөстәм Миңнеханов спортчыларның чыгышы күп очракта уңышка бәйле дип белдерде. Ләкин тулаем алганда, аның сүзләренчә, "Россия спортчыларыннан зур уңышлар көтеп булмый - элек Советлар Союзында булган әзерләнү системасы югалган".

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Кытай, элеккеге СССРда эшләп килгән спортчыларны әзерләү системасын кулланганга күрә, спортта мондый яхшы күрсәткечләргә ия дип билгеләп үтте.

ТР Премьер-министры 2013 ел Универсиадасына төзелә торган спорт объектларында, шулай ук, Универсиада авылы нигезендә Олимпиада һәм башка халыкара ярышларда катнашачак Россия җыелма командасының әзерләнүен оештырып була дип билгеләп үтте.

"Укртатнафта" уртак предприятиесе проблемаларын хәл итү турындагы сорауга ТР Хөкүмәте башлыгы республика Украинада яңа җитәкчелек эшли башлагач гаделлек тантана итәр дип өметләнә дип җавап кайтарды. "Украина президенты постына Виктор Янукович килүе белән проблеманы хәл итә алырбыз дип ышанабыз", диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Татарстанның "Укртатнафта" эшен яңадан башлар дип өметләнгәнен билгеләп үтте.

ТР Премьер-министры журналистларга республика Хөкүмәте ачык булырга, эшчәнлеген күрсәтергә әзер булганын, һәм ММЧ бу эштә ышанычлы ярдәмче булып торганын аңлатты. Күп кенә җитди проектларны ММЧннан башка тормышка ашырырга мөмкин түгел, диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүген ММЧ һәм хакимият органнары бердәм эшли, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры. Без контактлар өчен ачык. Ул хатын-кыз журналистларга иҗади уңышлар теләде, хезмәттәшлек өчен рәхмәтен җиткерде.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.