Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын яхшырту программасы кысаларында Татарстанда 1,3 млрд. сум акча тотылган
05.03.2010Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү һәм торак төзү мәсьәләләре буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә гадәттәгечә видеоконференция тәртибендә узды. Чарада республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.
Доклад белән төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин чыгыш ясады.
Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2010 елның 1нче мартына 379 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган (еллык планнан 19% дигән сүз). Шуларның 180 мең кв. метры - күпфатирлы торакка, 199 мең кв. метры шәхси торакка карый.
Социаль ипотека программасы буенча Казан, Әгерҗе, Арча, Буа, Яшел Үзән, Лаеш һәм Саба районнарында 27 мең кв. метр торак төзелгән.
Капиталь ремонт программасына килгәндә, торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм Фонды 2009 ел өчен Татарстан Республикасы хисабын кабул итте. 2010 елда республикада "пилот" проектны тормышка ашыру турында карар шулай ук эшләнгән, бөтен тиешле министрлыклар белән килешенгән һәм ТР Министрлар Кабинетына җибәрелгән. Проектта катнашу өчен, Татарстанга Фондның берничә шартын үтәргә кирәк: федераль стандарт буенча торакның 1 кв. метры өчен 5 сум күләмендә капремонт түләүләрен тәэмин итәргә; 2010 елга капремонт программасы барлык күпфатирлы йортлар хисабына да башкарыла; программага кертелгән йортларның өлешләп финанслануы барлык акчаның да 5%ыннан да ким булырга тиеш түгел.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар җитәкчелегенә ремонтны башкаручы подрядчы компанияләр белән мөнәсәбәтләрне тәртиптә тотарга дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Ул бер көнлек ширкәтләр яисә капремонт программасында үзен моңарчы тискәре яктан күрсәткән оешмалар хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин түгел, дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук төзелеш компанияләрен аккредитацияләү һәм аларны үз-үзеннән идарә ителә торган оешмалар рәтенә кертү процессын тизәйтүне сорады.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһановка Рөстәм Миңнеханов аерым рәвештә мөрәҗәгать итте. "Инде беренче квартал тәмамлана, ә сез подрядчылар белән бәхәсләшәсез, - диде ул. - Казан һәрвакыт тоткарлана. Гаризаны тутыра алмыйсыз, подрядчылар табылмый, ә аннары соң сезне тоткарлыйлар, дисез".
Җиңүнең 65-еллыгы алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү мәсьәләсендә вәзгыять белән ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин таныштырды.
Узган атнада 22 ветеран торак шартларын яхшырткан. Алар 2005 елның 1нче мартына кадәр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнар исемлегенә баскан кешеләр.
Республикада әлеге максатларга 1 млрд. 279,7 млн. сум акча тотылган (гомуми акча күләме - 2 млрд. сум), шуларның 11,3 миллионы узган атнада тотылган.
Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, 16 муниципаль район торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ ветераннар исемлеген әле һаман да төзеп бетермәгән.
Нурлат муниципаль районында 22 ветеранның 10ысы инде торак мәсьәләсен хәл иткән. Әлки районында 25 ветеранның 5есе торак алу өчен документлар тапшырган.
Казанда 25 ветеранның өчесе социаль ипотека буенча торак шартларын яхшырту килешүен төзегән.
Айрат Шәфигуллин шулай ук 2010 елның 4нче мартына 814 ветеранның 353е (2005 елның 1нче мартына кадәр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнар исемлегенә баскан кешеләр) инде яңа фатирларга күченгәнен хәбәр итте. Шуларның бишесе узган атнада гына күченгән.
12 муниципаль берәмлектә 109 ветеран яңа фатирларга социаль ипотека буенча күчәчәк (шуларның 105е - 2010 елның 1нче маена кадәр, дүртесе - 2010 елның 1нче маеннан соң).
Казанда социаль ипотека буенча торак шартларын яхшыртырга теләгән 450 ветеранның 120се шик тудыра, дип билгеләп үтте Айрат Шәфигуллин.
Ул шулай ук муниципаль районнарда ветераннар (2005 елның 1нче мартына кадәр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнар исемлегенә баскан һәм өстәмә исемлекләргә эләккән кешеләр) торак шартларын яхшырта ала дигән мәгълүмат тарату эше һаман да башланмаганын хәбәр итте.
ТР Премьер-министры капиталь ремонтка подрядны быел гына теркәлгән компанияләргә тапшырырга мөмкин түгеллеген билгеләп үтте.
"Бүген инде эшне киң җәергә кирәк. Сезон җитә, ә сезнең подрядчыларыгыз да, килешүләрегез дә, сатып алулар системасы да юк, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Казан җитәкчелегенә. - Сездә барлык йортлар буенча да кимендә 30%лык запас белән проект-смета документациясе булырга тиеш. Кем белә, бәлки, федераль бюджеттан күбрәк акча ала алырбыз".
ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.