Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: Сәнәгатьнең төп максатларының берсе - җитештерү генә түгел, продукцияне уңышлы сата да белү

04.03.2010

2010 елга куелган максатлар арасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәнәгать җитештерүенең 915 млрд. сум күләменә чыгуны атады.

Ул хакта ул бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә белдерде.

Коллегия эшендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Доклад белән чыгыш ясаганда, Равил Зарипов 2009 елда республикадагы сәнәгать җитештерүе күләме 860 млрд. сум тәшкил иткәнен хәбәр итте. Татарстандагы сәнәгать җитештерүе 8,5%ка кимеде (Россия Федерациясендә - 11%ка, Идел буе федераль округында - 13%ка).

Сәнәгать предприятиеләренең сальдолаштырылган финанс нәтиҗәсе 90 млрд. сум тәшкил иткән (2008 ел белән чагыштырганда, 12%ка күбрәк).

2009 елда сәнәгатьтәге уртача айлык хезмәт хакы 16,9 мең сум тәшкил иткән. Бу узган ел дәрәҗәсе белән тәңгәл диярлек.

Сәнәгатьтә эшләүчеләрнең саны 362 мең 800 кеше тәшкил иткән. Бу узагн ел дәрәҗәсенә караганда 5%ка кимрәк. Хезмәт базарында кисәтү чараларын үтәү нәтиҗәсендә эш урыннары зур күләмдә кимемәде. Ул хакта Равил Зарипов хәбәр итте.

Ел нәтиҗәләре буенча Татарстан сәнәгате төп капиталына инвестицияләр күләме 145 млрд. сум тәшкил иткән (2008 ел белән чагыштырганда, 11%ка күбрәк). Инвестицияләрнең төп өлеше "Татнефть" ААҖ, "ТАИФ" компанияләр төркеме, "КамАЗ" ААҖенә туры килгән.

Оборона-сәнәгать комплексында 38,6 млрд. сумлык продукция җитештерелгән (сәнәгать җитештерүе индексы - 2008 ел дәрәҗәсенә 102%).

Машиналар төзү комплексына Равил Зарипов тулырак итеп тукталып китте. Аның сүзләренчә, бу өлкәдә кризис әле тәмамланмаган. Гражданлык машиналар төзү өлкәсендә күләмнәр аеруча сизелерлек кимегән. Бигрәк тә автомобильләр төзү өлкәсендә. Бу өлкәгә зур ярдәмне дәүләт заказы күрсәтте. Аның кысаларында "КамАЗ" ААҖ 8,3 мең автомобиль, ә "Соллерс" компаниясе 4,3 мең авто җитештергән.

Нефть, газ һәм химия комплексында финанс нәтиҗәләре уңай. Узган елны республикада 32,4 млн. тонна нефть табылган. Шуның 6,6 млн. тоннасы - кече нефть компанияләре тарафыннан.

Файдалы казылмалар чыгару предприятиеләренең финанс нәтиҗәсе шактый уңай - 83 млрд. сум (2008 ел дәрәҗәсенә - 104,7%).

Татарстан Россия буенча иң арзан кулланучылар кәрҗинен саклап кала алды, дип билгеләп үтте ТР сәнәгать һәм сәүдә министры. 2010 елның 6нчы февраленә булган мәгълүматлар буенча ул 1745 сум тәшкил итә.

Коллегия барышында докладлар белән "Мотор Сич" ААҖ (Украина) директорлар советы рәисе Вячеслав Богуслаев (Татарстан Республикасы җитештерүчеләре белән координация турында), Казан синтетик каучуклар заводы директорлар советы рәисе Евгения Даутова (импортны алмаштыру программасы кысаларында силикон материаллар өчен стратегик чимал буларак метанхлорсиланнар җитештерү оештыру проекты үтәлеше турында) ,"Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин (республикадагы машина төзү предприятиеләренең 2010-2014 елларга Татарстан Республикасы нефть, газ һәм химия комплексын үстерү Программасы проектларын тормышка ашыруда катнашуы турында), А.Н. Туполев ис. КДТУ ректоры Юрий Гортышов чыгыш ясадылар.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышына нәтиҗәне республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ясады.

Ул министрлыкның Россия һәм чит ил компания-партнерлары белән актив эшчәнлеген билгеләп үтте. Министрлык эше предприятиеләр проблемаларына якынрак, сез яңа контактлар эзлисез һәм аларны урнаштырасыз, диде ул.

Сәнәгать эше нәтиҗәләренә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кимүнең мондый күләме 1998 елдан бирле күренгәне юк. Татарстан икътисады ел саен кимендә 6,5-7%ка (11%ка кадәр) үсә килде, һәм 2009 елда без сәнәгать җитештерүенең 1 трлн. сум тәшкил итәсен фаразлаган идек, диде Премьер-министр. Кризис безнең планнарга төзәтмәләр кертте. Узган елны республиканың консолидацияләнгән бюджетына 23 млрд. сумга әзрәк акча кергән.

"Сәнәгать - ул икътисадның нигезе, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Аның үсешенә республиканың чәчәк атуы, аның киләчәге бәйле".

ТР Хөкүмәте башлыгы сүзләренчә, бүген күп нәрсә нәкъ менә фәннән, интеллектуаль потенциалдан тора.

Кризиска карамастан, республикадагы төп проектлар эшли башлады. Хезмәт базарындагы кризиска каршы чаралар өлкәсендә федераль бюджет аеруча зур ярдәм күрсәтте. Шул максатларга юнәлтелгән 3 млрд. сумнан күбрәк акча коллективларны саклап калырга, социаль киеренкелекне юкка чыгарырга (җәмәгать эшләрен оештыру һ.б.) ярдәм итте.

Рөстәм Миңнеханов сәнәгать предприятиеләре җитәкчелеген һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгын кризиска каршы федераль программалары, дәүләт заказлары программаларында актив катнашырга чакырды.

Шулай ук, бүген заказларны үзебезнең республика предприятиеләре алырга тиеш. Бу бик мөһим, дип белдерде ул.

"ТАНЕКО" ААҖ (нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары Комплексы) проекты республика өчен мөһим булып кала бирә. 2010 елның октябрендә аның беренче чиратын гамәлгә бастыру планлаштырылган. "Фиат-Соллерс" заводы төзелеше дә бик әһәмиятле. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу проектны илебезнең иң эреләрнең берсе дип атарга мөмкин.

Нефть һәм химия җитештерүе республикада үсеш ноктасы санала, диде ТР Премьер-министры. Нефтехимия продукциясен чыгару өлкәсендә без беренчелекне сакларга, әлеге базарда һичшиксез калырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, төп максатларның берсе - җитештерү генә түгел, үз продукцияңне тиешенчә тәкъдим итә белү. Моның өчен ул электрон сәүдә мәйданчыгын активрак кулланырга тәкъдим итте. Дәүләт заказлары кысаларында сәүдә эшен алып бару өчен электрон мәйданчыклар оештырылган. Алар илебезнең 5 кенә төбәгендә эшли. Шул төбәкләрнең берсе - Татарстан. Без, безнең предприятиеләр, әлеге сәүдә электрон мәйданчыкта һичшиксез булырга тиеш, диде ТР Премьер-министры.

Рөстәм Миңнеханов предприятиеләр җитәкчелегенә продукцияне булдыру өчен яңа базарлар эзләргә тәкъдим итте. Үрнәк итеп итеп ул "КамАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогинны китерде (күптән түгел Һиндстанда йөк машиналарын җитештерү буенча уртак предприятие ачылды).

Без Россиягә читтән кертелә торган продукциянең күбесен үзебез җитештерә алабыз, диде Рөстәм Миңнеханов.



ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.