Рөстәм Миңнеханов Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе башлыгы белән очрашты
30.09.2015Бүген Татарстан Республикасы Президентиы Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Россия
Баш дәүләт экспертизасы идарәсе башлыгы Игорь Манылов белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, "Баш дәүләт экспертизасы идарәсе" Федераль автоном учреждениесенең Казан филиалы башлыгы Алексей Мочалов һәм башкалар катнашты.
Яклар алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов заманча шартларда багланышлар әһәмиятен, ягъни дәүләт экспертизасын узу һәм теркәүне электрон формага күчерү әһәмиятен ассызыклады.
ТР Президенты Матбугат хезмәте.