ТР Хөкүмәте йортында Өлкәннәр декадасына багышланган брифинг узды
29.09.2015
Татарстанда яшәүченең һәр дүртенчесе - өлкән яшьтә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган Өлкәннәр декадасына багышланган брифингта хәбәр ителде.
Өлкәннәрнең яшәү сыйфаты, пенсия, социаль, медицина ярдәме белән тәэмин итү, шулай ук бу декада чаралары турында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова,ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Марсель Имамов сөйләде.
Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, август аенда ул җитәкләгән министрлык тарафыннан Татарстан пенсионерларының, шул исәптән, ялгыз яшәүче 80 яшьлек картларның тормыш шартларын өйрәнү оештырылган иде.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ТРда ялгыз яшәүче пенсионерларның саны 22 мең 678 кеше. Бу гражданнарның социаль-көнкүреш шартлары өйрәнелде, туганнары булу-булмавы, пенсияне үз вакытында алулары ачыкланды.
Уздырылган мониторинг нәтиҗәсендә 307 өлкән яшьтәге гражданның туганнары табылды һәм алар аны үзләре белән яшәргә алалар.
Моннан тыш, 103 кешегә өйләренә барып социаль ярдәм күрсәтеләчәк. Сигез кеше картлар һәм инвалидлар өчен булган интернат-йортларга, берәү психоневрологик интернатка урнаштырылачак.
Мониторинг ялгыз яшәүче өлкәннәргә үз вакытында игътибар бирү һәм социаль ярдәм итү кирәклеген күрсәтте, дип йомгаклады Эльмира Зарипова.
“Татар-информ” МА