Татарстан Премьер-министры һәм Мәскәү банкара валюта биржасы президенты хезмәттәшлек турында Килешүне имзалады

03.03.2010

"Мәскәү банкара валюта биржасы" ЯАҖ һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында Килешү бүген Мәскәүдә (Федерация Советы бинасында) имзаланды.

Имзаларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм ММВБ президенты Константин Корищенко куйдылар.

Әлеге документ республикада инновацион инфраструктураны үстерергә, югары технологияле продукция чыгару буенча проектларны тормышка ашыру өчен инвестицияләр җәлеп итәргә, кече һәм урта эшкуарлыкны, шулай ук, икътисадның инновацион секторында дәүләт-шәхси партнерлыкны үстерергә ярдәм итәчәк.

Бүген ММВБ белән шундый ук килешүләрне Красноярск һәм Ставрополь крайлары, Омск, Томск һәм Калуга өлкәләре дә төзеде.

"Татарстан әлеге Килешүне төбәкләр арасында беренче булып имзалавына һәм республикада мондый инновацион мәйданчык барлыкка киләчәгенә без бик шатбыз, - диде ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов. - Бу зур эш. Ул төбәкләрнең инновацион потенциалын кулланырга ярдәм итәчәк".

Алга таба республикада Төбәк инвестицион компаниясен оештыру каралган (бәлки, ул инде эшли торган инвестицион компания нигезендә төзеләчәк). Аның төп максаты РИИ ММВБда инновацион продуктларны алга сөрү булачак.

Килешү кысаларында "ММВБ" ЯАҖ каршындагы инновацияләр һәм инвестицияләр базарына чыгучы төбәк инновацион компанияләренә ярдәм итү каралган. Аларга салым һәм кредитлар буенча ташламалар биреләчәк (республика бюджеты хисабына). Башка төр ярдәм дә булачак.

Әлеге Килешүне тормышка ашыруны тәртиптә тоту өчен эшлекле төркем оештыру планлаштырыла.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.