Татарстан Республикасы хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе эшен югары бәяләде

02.03.2010

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе коллегиясе утырышында катнашты.

Коллегия видеоконференция тәртибендә узды. Чарада республиканың барлык муниципаль районнары да катнашты.

Узган ел башкарылган эшләргә хисап тотып ведомство җитәкчесе Рәис Мөбарәкшин чыгыш ясады.

2009 елда Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе капиталь төзелештәге 4733 объектның төзелүен, төзекләндерелүен һәм капиталь ремонтын күзәтте. Инспекция 8080 тикшерү үткәргән. Бу, 2008 ел белән чагыштырганда, 34%ка күбрәк. Тикшерү вакытында 4615 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган, шуларның 2454ен вакытында тәртипкә китергәннәр. Кагыйдә бозу очраклары буенча административ җаваплылыкка тартучы 3272 карар чыгарылган. Салынган штрафларның гомуми күләме 71,2 млн. сум тәшкил иткән.

Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов коллегия барышында Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясенең мөһим роль башкарганын билгеләп үтте. Ул Түбән Камадагы нефтехимия һәм нефть эшкәртү заводлары Комплексының ("ТАНЕКО" ААҖ), шулай ук, капиталь ремонт программасына кертелгән күпфатирлы йортларның һәм 2013 ел Универсиадасына төзелә торган спорт объектларының һәрдаим күзәтелгәнен искә төшерде.

"Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясенең роле шактый зур. Без юкка гына аңа өстәмә рәвештә финанслар бүлеп бирергә дигән карар чыгармадык", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул, шулай ук, төзелә торган объектлар заман таләпләренә җавап бирергә тиеш дип ассызыклады.

ТР Премьер-министры Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе капиталь ремонт программасы кысаларында подрядчы компанияләрнең аккредитациясен үткәргәнен искә төшерде. Бу сизелерлек файда китерде.

Ул Дәүләт төзелеш күзәтүчелек инспекциясенә юлларга да алынырга тәкъдим итте. ТР Хөкүмәт башлыгы фикеренчә, автоюлларны ремонтлау һәм төзү сыйфаты күп очракта аларга сарыф ителгән акчага җавап бирми.

Моның ише җитди мәсьәләләрне хәл итү өчен, Рөстәм Миңнеханов квалификацияле кадрлар кирәклеген ассызыклады. Кадрлар әзерләү мәсьәләсенә ул аеруча зур игътибар бирде. Кирәк икән, инспекция белгечләрен чит илдә дә укытырга мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов.

"Эшләгән эшегез өчен рәхмәтемне җиткерәм һәм алга таба да безнең проектларны бергәләп үстерербез дигән өметтә калам", - диде ТР Премьер-министры. Аның сүзләренчә, Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе аңа бирелгән бюджет акчасын күп тапкырлар аклый.
 
Тулырак мәгълүмат өчен матбугат релизы - http://prav.tatar.ru/rus/pressa/news-release.htm/press-release/138950.htm



ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте