Татарстан Президенты: "Безнең потенциал - ул кеше капиталы"

26.09.2015

Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Россия һәм Татарстан һөнәр берлекләре хәрәкәтенең 110 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Бөтен республикадан һөнәр берлекләре оешмалары вәкилләре һәм һөнәр берлекләре хәрәкәте ветераннары килгән чарада Россия Федерациясе Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Тантаналы чарада Михаил Шмаков, быел Россиядә һөнәр берлекләре хәрәкәте берничә юбилей датасын билгеләп уза, шул исәптән үзенең 110 еллыгы һәм Россия Федерациясе Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясенең 25 еллыгы да, дип билгеләп үтте. Илдәге үзгәрешләр белән бергә һөнәр берлекләре эшчәнлеге шартлары да үзгәрде, һөнәр берлекләре эшенең формалары һәм ысуллары камилләште, дип ассызыклады ул. Һөнәр берлекләре хәрәкәтенең төп максаты гына үзгәрмәде - хезмәт кешеләре мәнфәгатьләрен яклау. "Һәрвакыт шулай булды һәм шулай булачак та. Сез хезмәтегез, энергиягез белән хезмәт кешесенә ярдәм итеп торасыз, безнең хәрәкәтне алга этәрәсез һәм аңа карата кызыксыну уятасыз, һөнәр берлекләренә керергә омтылу һәм әгъзасы булуны хуплыйсыз", - диде Михаил Шмаков тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

"Безнең төп бурыч һәм вазыйфа - һөнәр берлекләре әгъзалары, шулай ук илебезнең барлык хезмәт кешеләре мәнфәгатьләрен яклау", - дип ассызыклады Россия Федерациясе Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе.

Ул үз чыгышы ахырында республиканың чәчәк атуын, эш урыннары булуын һәм һәр татарстанлыга яхшы хезмәт хакы теләде.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, һөнәр берлекләренең Татарстанның уңышлы социаль-икътисадый үсешендә зур роль уйнавын, эшчеләр мәнфәгатьләрен яклауда гына түгел, республика предприятиеләрен үстерү белән дә кызыксынуларын билгеләп үтте.

Ул шулай ук Татарстанда хакимият органнары белән һөнәр берлекләре арасында аңлашу һәм конструктив диалог булуын ассызыклады. "Безнең партнерлык мөнәсәбәтләребез, өч яклы килешүебез дә бар. Без һәр ел саен очрашабыз, үзара элемтәләр мәсьәләләре буенча фикерләшәбез. Сез кузгаткан мәсьәләләр һәрвакытта да уңай түгелдер, әмма аларны игътибарга алу зарур, чөнки сез хезмәт коллективларына якынрак һәм бу бик мөһим. Без һәрвакыт безнең потенциал - ул кеше капиталы дибез, ә кеше капиталы - ул хезмәт кешеләре", - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов белән Михаил Шмаков һөнәр берлекләре хәрәкәтенең иң яхшы вәкилләренә Татарстан Республикасы һәм Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе һәм аның рәисе Татьяна Водопьянова да бар.


"Татар-информ" МА.