Татарстанда 10 елдан искерәк булган 194,5 мең җиңел машина исәпләнә

02.03.2010

Татарстанда 10 елдан искерәк булган җиңел машиналар саны 194,5 мең тәшкил итә. Ул хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Власов хәбәр итте.

Иске автомобильләрне утильләштерү һәм автопаркны үзебездә җитештерелгән машиналар хисабына яңарту программасы үтәлеше кысаларында кулланучы үзенең иске автомобилен тапшырган очракта 50 мең сумлык сертификат алачак. Программа 8нче мартта эшли башлый. Әлеге сертификатны үзебездә җитештерелгән яңа автомобильне сатып алганда кулланырга мөмкин. Россиядә барлыгы 66 төр мондый автомобиль билгеләнгән.

"Әлеге программадан 1999 ел һәм аннан да иртәрәк җитештерелгән автомобиле булган теләсә нинди физик зат файдалана ала. Автомобиль тулы комплектлы булырга тиеш. Авырлыгы 3,5 тоннадан артырга тиеш түгел. Һәм физик зат кимендә 1 ел дәвамында әлеге автомобильнең хуҗасы   булырга тиеш. Әлбәттә, кеше машинасын әлеге программа кысаларында тапшырырга тели икән, автомобильгә бөтен документлар да кулында булырга тиеш", - дип хәбәр итте Олег Власов.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте