Илдар Халиков ТР Премьер-министры итеп сайланды

25.09.2015

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышында депутатлар Илдара Халиковны ТР Премьер-министры вазыйфасына расладылар. Элегрәк аның кандидатурасын парламентарийлар каравына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов керткән иде. Ул ассызыклаганча, Илдар Халиков тәҗрибәле сәясәтче, ә Татарстан Хөкүмәте бүген нәтиҗәле административ команда булып тора.

«Республикада дәүләт хакимиятенең барлык тармаклары, сәнәгать предприятиеләре белән конструктив хезмәттәшлек урнаштырылган, халык белән дә, федераль дәүләт хакимияте органнары белән дә ачык диалог алып барыла » - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, республика алдына «Стратегия-2030» программасында беркетелгән яңа амбициоз бурычлар куелган, һәм аларны тормышка ашыру чараларын яңа Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына әзерләргә туры киләчәк.

Үзенең чыгышында Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, Татарстанның социаль-икътисадый сәясәте халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыруга һәм икътисадны тотрыклы үстерүгә юнәлгән. Мондый алым һәм Татарстан Республикасында җиренә җиткереп корылган эш нәтиҗәсендә республика илнең мөһим икътисадый потенциалы һәм алга киткән кеше капиталы булган алдынгы регионнарының берсе булып тора, диде ул. Илдар Халиков искәрткәнчә, төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча республика лидер регионнар арасына керә. «Шуның белән бергә Татарстан Республикасы һәм тулаем ил юлыккан кыенлыкларны да аңлыйбыз без, болар, билгеле инде, социаль-икътисадый үсеш динамикасында чагыла. Без бу кыенлыкларны оператив хәл итәргә тырышабыз, шул исәптән эш урыннарын саклап калуга һәм республика предприятиеләре өчен заказларны тәэмин итүгә, эшлекле активлыкны арттыруга, иң югары мультипликатив нәтиҗәле секторларда икътисадны тотрыклы үстерүнең һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итүнең беренчел чаралары планы кысаларында да», - диде Илдар Халиков.

Аның сүзләренчә, 2030 елга кадәр республика үсеше фаразы ясалган: ҖРПны, сәнәгать җитештерүен, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру 2030 елда 1,8 мәртәбәгә җитәчәк, ваклап сату әйләнеше үсеше - 1,9 мәртәбәгә, төп капиталга инвестицияләр - 1,7 мәртәбәгә. «Сайланган очрагымда мин шушы бурычларны хәл итүгә бөтен көчемне, белемемне һәм тәҗрибәмне куячакмын, - диде Илдар Халиков. – Мин яңа хакыйкать шартларында эшләргә туры киләчәкне аңлыйм, шул исәптән катлаулы икътисадый ситуациядә дә. Ышанам ки, Хөкүмәт Татарстан Республикасының инвестицияләр һәм инновацияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру, җитештерүне, төзелешне, транспорт инфраструктурасын, мәгариф кластерларын үстерү, мәдәни мирасны саклап калу һәм арттыру, гражданнарны социаль яклау эшләрен дәвам итәчәк».

«Ышанам ки, коллегаларыбыз, депутат корпусы, муниципаль берәмлекләр башлыклары белән бер командада безгә Татарстан Республикасы Президенты юлламасында куелган төп бурычларны нәтиҗәле һәм тиешенчә үтәргә мөмкин булачак», - диде ул.

Аннары тавыш бирү процедурасы уздырылды. Илдар Халиков кандидатурасын яклап, 83 депутат тавыш бирде, 3 депутат яклап тавыш бирүдән тоткарланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.