Татарстан башкаласында 2013 ел Универсиадасына әзерлек кысаларында унберенче спорт объекты ачылды
01.03.2010Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов 2013 ел Универсиадасына әзерлек кысаларында төзелгән чираттагы спорт объектын ачуда катнашты.
"Олимпиец" универсаль спорт комплексы (Казан, Горький шоссесы) Универсиадага ачылган спорт объектлары исемлегендә унберенче бина. 2013 елның җәендә биредә волейбол буенча ярышлар узар дип көтелә.
Спорт комплексының төзелеше узган елның җәендә башланды. 2010 елның июлендә ул тулысынча файдалануга тапшырылачак. Объектка заказ бирүче - Казанның капиталь төзелеш һәм төзекләндерү Идарәсе. Генераль подрядчы - "Казаньцентрстрой" ААҖ, генераль проектны эшләүче - "Татинвестгражданпроект" дәүләт унитар предприятиесе. Федераль бюджеттан әлеге объектка 300 млн. сум тирәсе бүленеп бирелгән.
ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Олимпиец" спорт комплексының ачылуын Казан өчен шатлыклы вакыйга буларак тасвирлады. Аның сүзләренчә, Россия җыелма команадасының Ванкувердагы Олимпиадада чыгышыннан соң без җиңүләргә аеруча мохтаҗ.
Рөстәм Миңнеханов 2013 елгы Бөтендөнья студент уеннарының Казанда үткәрелүе безнең шәһәрдә 30дан артык яңа спорт объектын төзергә мөмкинлек биргәнен искә төшерде. Татарстан Министрлар Кабинеты башлыгы төзүчеләргә, проектны эшләүчеләргә һәм "Олимпиец" төзелешен финанслаган федераль Хөкүмәткә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Спорт комплексын ачу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Барыев, Универсиада-2013 Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, РФ Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов, башка рәсми затлар катнашты. Тантанага шулай ук республикага дан китергән спортчылар да чакырулы иде: Светлана Демина (ату), паралимпия уеннарында катнашучы Айрат Зәкиев (пауэрлифтинг), Анастасия Колесникова (спорт гимнастикасы), Наилә Гыйләҗева (фехтование) һәм башкалар.
"Олимпиец" спорт комплексының гомуми мәйданы - 6,1 мең кв. метр. Уен залының зурлыгы - 45х27 метр. Трибуналары 730 кеше сыйдыра. Грек-рим һәм ирекле көрәш залының зурлыгы 24х25 м тәшкил итә. Дзюдо буенча зал - 24х15 м, бокс буенча зал - 18х15 м. Шулай ук, өстәл теннисы өчен алты өстәле бар. Моннан тыш, өч катлы комплекста тренажер залы, авыр атлетика белән шөгыльләнү залы һәм өч уку-укыту аудиториясе бар. Һәрбер аудиториянең мәйданы 60 кв. м тәшкил итә. Әлеге бинада булачак Олимпиадаларда катнашучыларны әзерләячәкләр.