"Татнефть" ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышы булып узды

01.03.2010

Бүген "Татнефть" ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н. Миңнеханов рәислек итте. "Татнефть" ААҖнең гыйнвар бюджеты башкарылуы тикшерелеп, 2010 елның март аена бюджеты расланды.

Сәнәгать һәм экология куркынычсызлыгы программаларын тормышка ашыру турында мәгълүматлар тыңланды. Җитештерүнең эффектив булуы белән бергә "Татнефть" ААҖнең алдынгы максатлары түбәндәгедән гыйбарәт: куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү; Компания эшли торган районнарда яшәүче халыкның һәм персоналның сәламәтлеген саклау; тирә-як мохиткә техноген йогынтыны киметү; табигать ресурсларын рациональ рәвештә куллану. "Татнефть"тә сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәт һәм тирә-як мохитне саклауның Интеграцияләнгән Менеджмент Системасы эшли. Әлеге система ISO 14001:2004 һәм OHSAS 18001:2007 халыкара стандартларына җавап бирә. Компаниядә һәрдаим җитештерүне техник яктан яңарталар, заманча җиһазлар алына, нефть җиһазларын коррозиядән саклау буенча ышанычлы ысуллар кулланыла, хезмәт куркынычсызлыгын һәм экология халәтен күзәтү системасы камилләштерелә.

Директорлар Советы әлеге программаларның тормышка ашырылу тәртибен хуплады һәм башкарма дирекциягә "Татнефть" ААҖнең сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәт һәм тирә-як мохитне саклау Системасын алга таба да камилләштерергә, "Татнефть" ААҖнең 2000-2015 елларга экологик программасы"н һәм "Татнефть" ААҖнең 2010-2012 елларга куркынычны һәм планнан тыш югалтуларны киметү буенча сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау өлкәсендә программасы"н тормышка ашыруны дәвам итәргә кушты.

Нефтехимия һәм автоягулык станцияләре челтәрен үстерү, төп эшчәнлекне тәэмин итү буенча 2009 ел инвестиция программасының башкарылу нәтиҗәләре каралды. Инвестицияләр нәтиҗәсендә 1,7 млн. тонна нефть табылган. "Татнефть" ААҖнең нефтехимия комплексын үстерүгә 7,2 млрд. сум акча юнәлтелгән. Бу, 2008 елга караганда, 1,3 млрд. сумга күбрәк. "Нижнекамсшина" предприятиесе һәм техуглерод чыгару заводында җитештерүне заманчалаштыру дәвам итә. "Татнефть" ААҖ идарәсендәге АЗСлар саны 620гә җиткән.

Директорлар Советы утырышында "Татнефть" ААҖ эшчәнлеге буенча тагын берничә мәсьәлә каралды.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте