Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: Әлмәт муниципаль районы күп кенә күрсәткечләр буенча беренче урында тора

01.03.2010

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы үсешенә керткән зур өлеше һәм Әлмәт шәһәре проблемаларын хәл итүдә күрсәткән ярдәме өчен бүген Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ААҖенә рәхмәтен җиткерде.

Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре Советының XXXIV сессиясендә чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләрнең мөһим социаль проектларны финанславын билгеләп үтте.

ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте