Илдар Халиков РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик белән очрашты

19.09.2015

ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген РФ табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Назиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин катнашты.

Әңгәмә барышында Татарстан Республикасында урман тармагы үсеше мәсьәләләре, шулай ук урман утырту, аны саклау буенча чаралар комплексы хакында фикер алыштылар.

Иван Валентик Татарстанның урман хуҗалыгы үсеше өлкәсендәге тәкъдимнәрен хуплады.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.