Рөстәм Миңнеханов Казахстан вице-премьеры Дарига Назарбаева белән очрашты

18.09.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КазахстанХөкүмәте Рәисе урынбасары Дарига Назарбаева белән очрашты. Очрашу "Корстон" КСККнда узды. Анда шулай ук ТР Президенты Ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил зарипов катнаштылар. 
Яклар Казахстан һәм Россиянең бер регионы буларак Татарстанның  үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында әңгәмә кордылар. Дарига Назарбаева Татарстан үсешенең югары дәрәҗәсен билгеләде. Аның сүзләренчә, Казахстан мондый партнер белән мөнәсәбәтләрне ныгыту яклы. 
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында ассызыклаганча, Татарстан - Россиянең Казахстан белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итүенең алдынгы регионы. Әлеге динамика алга таба да сакланыр дип ышанам, диде ТР Президенты. 

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.