Эльвира Нәбиуллина Иннополис шәһәрендә булды

17.09.2015

РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров Татарстанның Югары Ослан районындагы Иннополис шәһәрендә булдылар.

Эльвира Нәбиуллина шәһәр инраструктурасының үзәк объектын - технопаркны караганда шәһәр төзелеше тарихы белән танышты. Аңа шәһәрнең макетын күрсәттеләр һәм Иннополис эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр.

Россия банкы рәисен Иннополисны төзүгә кертелгән инвестицияләр мәсьәләсе кызыксындырды. Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, бу проектка кертелгән акчаның гомуми күләме 15 млрд. сум тәшкил итә.

Аннары кунаклар “Иннополис” университетына юнәлделәр. Уку йортында Эльвира Нәбиуллина уку биналарын карады, белем бирү программалары белән кызыксынды.

Ул Татарстанның заманча ИТ-технологияләр үсешендә ирешкән нәтиҗәләреннән кәнәгать калды һәм киләчәктә дә бу тармак үсешендә уңышлар теләде.

“Татар-информ” МА