Федераль элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсен Айрат Зарипов җитәкләде

26.02.2010

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Федераль элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллективын яңа җитәкче белән таныштырды.
Федераль элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе итеп Айрат Зарипов билгеләнде.
Территориаль идарә башлыгын тәкъдим итү процедурасында Федераль элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Сергей Ситников катнашты.
Исегезгә төшерәбез, әлеге билгеләнүгә кадәр Айрат Зарипов Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәтен җитәкләгән иде.
Территориаль идарәнең экс-җитәкчесе Әнвәр Вәлиевка килгәндә, ул «Идел буе федераль округының радиоешлык үзәге» федераль дәүләт унитар предприятиесенең Казан филиалы җитәкчесе киңәшчесе итеп билгеләнде.

Белешмә өчен:


Айрат Ринат улы Зарипов 1962 елның 8 августында Казан шәһәрендә туган.
1984 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган (физика белгечлеге). 1995 елда Казан финанс-икътисад институтын (менеджмент белгечлеге) тәмамлаган.
1984 елда вузны тәмамлаганнан соң Казан шәһәренең икенче махсус профессиональ-техник училищесында укыткан. Шул ук елны ТАССР Министрлар Советы каршындагы КПТУ җәмәгать туклану идарәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре итеп билгеләнә.
Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң комсомол эшенә әйләнеп кайта: 1987-1988 елларда Казан трамвай-троллейбус идарәсенең ВЛКСМ комитеты секретаре булып эшли.
1988-1991 елларда Казан шәһәре Идел буе районы ВЛКСМ комитетының икенче секретаре була.
1991-1994 елларда Казан шәһәре Идел буе районы администрациясенең Балалар һәм яшүсмерләр эшләре буенча комитетның рәисе булып эшли.
1994 елдан алып 2002 елга кадәр Казан шәһәре администрациясендә Иҗтимагый оешмалар һәм ММЧ белән элемтәләр идарәсе башлыгы булып эшли.
2002 елдан алып – Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
“Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге казанышлары өчен” (2003), “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” (2005) медальләре белән бүләкләнгән.
“Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” (2007) исеме бирелгән.
Өйләнгән. Ике студент кыз үстерә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте