Татарстан Республикасы – Казахстан белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча лидер регионнарның берсе. Бүген бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Сочи шәһәрендәге Россия һәм Казахстан XII региональара хезмәттәшлек форумының пленар утырышында хәбәр итте.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Владимир Путин форумда катнашучыларны сәламләп билгеләп үткәнчә, регионнар башлыклары катнашында ел саен уздырыла торган уртак очрашулар күптән инде яхшы традициягә әверелде. Алар Россия белән Казахстан арасындагы күп планлы стратегик партнерлык үсешендә зур роль уйныйлар, диде ул.
Дәүләт башлыгы хәбәр иткәнчә, пленар утырышта 28 Россия һәм Казахстан өлкәсе җитәкчеләре катнаша. «Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 76 субъекты Казахстан партнерлары белән тыгыз элемтә урнаштырган. Лидерлар арасында – Татарстан, Свердловск өлкәсе, Чиләбе, Оренбург өлкәләре. Бу регионнарның һәрберсенең Казахстан белән товар әйләнеше 1 АКШ миллиард долларын тәшкил итә», - диде Россия Федерациясе Президенты.
Региональара форум 2003 елдан бирле уздырыла, дип өстәде ул. Аның сүзләренчә, шул вакыт эчендә Россия белән Казахстан арасында товар әйләнеше алты мәртәбәгә арткан –21 миллиард долларга җиткән.
«Үзара капитал әйләнеше дә киңәя. Казахстанда 11 миллиард долларлык Россия инвестицияләре тупланган. Икътисад тармакларында 11 меңнән артык уртак предприятие оешкан», - дип белдерде Россия Президенты.
В.В. Путин сүзләренчә, бүгенге форум региональара хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешенә багышлана: авыл хуҗалыгында ике яклы хезмәттәшлекне үстерү, илләрнең азык-төлек иминлеген тәэмин итү.
РФ Президенты ассызыклаганча, Россия импорттан керүче авыл хуҗалыгы продукциясен алмаштыру мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Бүген 460 инвестпроект формалаштырылган, аларга ярдәм күрсәтүгә бюджеттан 265 миллиард сум бүлеп бирелгән.
Ул билгеләп үткәнчә, импортны алмаштыру буенча Россия Казахстан партнерлары белән, шулай ук бөтен Евразия берлеге һәм башка илләр партнерлары белән бик тыгыз хезмәттәшлеккә әзер.