Минтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановны котлады

14.09.2015

Бүген республика Президентын сайлауларында ышанычлы җиңү яулаган Рөстәм Миңнехановны эш кабинетында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев беренчеләрдән булып котлады.

Татарстанның беренче Президенты Рөстәм Миңнехановның барлык халык сайлауларында җиңүен бик шәп дип атады. «Бу дәрәҗәдәге ышаныч Сезгә сайлаучылар һәм бөтен Татарстан халкы алдында тагын да зуррак җаваплылык өсти», - диде Минтимер Шәймиев һәм киләчәктә Рөстәм Миңнехановка туган республикасын җитәкләүдәге катлаулы эшчәнлегендә уңышлар теләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.