Рөстәм Миңнеханов: Безгә аерылышу процедурасын катлауландырырга кирәк

26.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә ел саен уздырыла торган Татарстан гаиләләрен олылау тантанасында белдергәнчә, Татарстанда аерылышу процедурасын катлауландыру чаралары эшләнә. «Бүген аерылышуларга бик җиңел карау очраклары сер түгел. Без бу системаны үзгәртергә тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртәбез, бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән Татарстан гаиләләрен олылау тантанасы узды. Анда 50 гаилә катнашты: күп балалы гаиләләр һәм балаларны тәрбиягә алган гаиләләр, 50 елдан артык бергә яшәүче олы яшьтәге кешеләр, табиблар, спортчылар, хәрбиләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләре катнашты.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, мондый тантананы Республика көне алдыннан уздыру әйбәт традициягә әверелде. «Гаилә – безнең республика нигезе. Бүген без ата-аналарыбыз сеңдергән гореф-гадәтләр нәтиҗәсендә яшибез һәм үсәбез. Һәм без үз чиратыбызда иң яхшы традицияләребезне киләчәк буыннар өчен саклап калырга тиеш», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Ул хәбәр иткәнчә, 2011 елдан алып республикада уңай демография күзәтелә. «Бездә өч-дүрт һәм аннан да күп баласы булган гаиләләр күп, бу бик сөендерә. Димәк, кешеләр киләчәккә ышана дигән сүз», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда торак шартларын яхшыртуга, сәламәтлек саклауны модернизацияләүгә һәм мәгариф системасын үстерүгә юнәлгән программалар гамәлгә ашырыла. «Быел 75 балалар бакчасы төзиячәкбез. Бөтен республика тарихында бу кадәр төзелмәгән. Ел саен 150-160 мәктәпкә ремонт ясыйбыз. Моннан тыш, Казанда хәзерге заманча бала табу үзәге төзелә, аны без киләсе елга ачабыз», - диде ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан аерылышулар процедурасын катлауландырырга җыена. Республика парламентарийлары бу инициатива белән киләчәк Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә чыгачак.

«Тормышта төрлесе була: үпкәләшүләр дә, тавыш та чыга. Әмма ярашу юлларын табарга кирәк. Шуңа күрә ЗАГСларда һәм судларда аерылышу процедурасын катлауландырырга кирәк. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Баулы районыннан Вячеслав һәм Елизавета Маркеловлар гаиләсенә балаларны тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены медален тапшырды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Ана даны – Материнская слава» Татарстан Республикасы медален Нурия Рәхимовага (Кукмара районы), Миләүшә Соруровага (Аксубай районы) һәм Ольга Хөснетдиновага (Азнакай районы) тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.