Илдар Халиков су ресурслары буенча Россия-Кытай уртак комиссиясе делегациясе әгъзалары белән очрашты

26.08.2015

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген су ресурслары буенча Россия-Кытай уртак комиссиясе делегациясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР экология министры Артем Сидоров һәм башка рәсми затлар катнашты.

Ике яктан да катнашучылар алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре һәм башка актуаль темалар турында фикер алыштылар.

Илдар Халиков Кытай делегациясе әгъзаларына Татарстанга килүләре һәм мондый очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул, аерым алганда, соңгы вакытта Татарстан Республикасының Кытай коллегалары белән төрле тармакта элемтәләр саны артуын билгеләде.

Бу безнең өчен бик әһәмиятле,чөнки күп проектлар буенча Кытай партнерлары белән хезмәттәшлек кысаларында актив эш алып барыла, диде Илдар Халиков.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.