Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «МАКС-2015» халыкара авиация-космик салонын ачуда катнашты, ул Мәскәүдән ерак түгел Жуковский шәһәрендә старт алды.
Авиасалонның күргәзмә павильоннары 19 мең кв. метрда урнашкан, шулар арасында Татарстан Республикасы предприятиеләре – Казан вертолетлар заводы, «С.П.Горбунов ис. КАЗ – «Туполев» ҖАҖ филиалы, «Казан Гипронииавиапром», «Электроприбор» заводы, «Радиоприбор», «Элекон заводы», «Казан приборлар төзү конструкторлык бюросы» ААҖ, В.И. Шимко ис. «Радиоэлектроника» ФҖБ» ААҖ бар.
«МАКС-2015» рәсми ачуда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашты.
Авиасалон традицион рәвештә профессионаллар диалогы өчен, эшлекле һәм җитештерү багланышларын урнаштыру өчен, авиация техникасын эшләү, җитештерү, сату, эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге фәнни казанышлар белән танышу өчен платформа булып тора.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы «МАКС-2015» кысаларында тәкъдим ителгән компанияләр белән танышты, авиасалондагы махсус очу программасында катнашты, шулай ук яңа очу тренажерлары экспозициясен өйрәнде.
«Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ҖАҖ президенты Юрий Слюсарь һәм «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Александр Михеев белән эшлекле аралашу барышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов импортны алмаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышты, моннан тыш, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән әңгәмә барышында кайбер темалар кузгатылды.
Иранның мәгълүмат агентлыгыннан берсе вәкилләре сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «бүген Иранга карата барлык чикләүләрне бетерү процессы бара, югары технологияле җайланмалар өлкәсендә эшне активлаштырырга кирәк, шул исәптән авиатехниканы – самолетларны, вертолетларны да. Иран - һава транспорты, башка транспорт чаралары өлкәсендә ихтыяҗлары зур булган ил. Минемчә, Татарстан белән Иранның бу өлкәдәге хезмәттәшлеге тәҗрибәсе үзара файдалы булыр иде».