Казандагы мөселман кинофестивале бюджеты 14 млн. сум тәшкил итәчәк

25.08.2015

Казандагы XI Халыкара мөселман кинофестивале бюджеты 14 млн. сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белдерде.

Кинофестиваль быел 5сеннән 11 сентябрьгә кадәр узачак. Ачылыш һәм ябылу тантанасы Г.Камал исемендәге театрда булачак.

Быел дөньяның 50дән артык иленнән 735 заявка килгән. Конкурс программасына 51 фильм кергән.

Кинофестивальнең арт-директоры Альбина Нафикова билгеләгәнчә, быел фильмнар арасында ике тема актуаль булачак – иммигрантлар һәм хатын-кызлар проблемалары. Бөек Ватан сугышына һәм аның геройларына багышланган фильмнар аерым күрсәтеләчәк.

Фильмнар “Родина”, “Мир”, “Киномакс” кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Жюри рәисе режиссер Владимир Меньшов булачак. Моннан тыш жюри составына шулай ук кинорежиссер Эльер Ишмөхәммәтов (Үзбәкстан), режиссер Рәшид Ногманов (Казакъстан), актриса Мирдза Мартинсоне (Латвия) һәм режиссер Илдар Ягафаров (Россия) кергән.

ТР Президенты матбугат хезмәте.