Илдар Халиков Moody's халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты

20.08.2015

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Moody's халыкара рейтинг агентлыгы вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин катнашты.

Очрашу барышында төбәкнең макроикътисад күрсәткечләре, аның икътисади үсеш перспективалары хакында фикер алыштылар.

Аерым алганда, Илдар Халиков, Татарстан федерация субъектлары арасында күп күрсәткечләр буенча лидер-төбәк булып тора, тулай төбәк продукты күләме, сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча алдынгы төбәкләр бишлегенә керә, дип хәбәр итте.

ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.