Рөстәм Миңнеханов "Динамо" бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Владимир Проничев белән очрашты

09.08.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Герое, армия генералы, "Динамо" бөтенроссия физкультура-спорт җәмгыяте" иҗтимгый-дәүләт оешмасы рәисе Владимир Проничев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, республика ягыннан анда ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, "Динамо-Татарстан" спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.

Очрашуда катнашучылар алга таба хезмәттәшлек итү, массакүләм спорт үсеше һәм югары казанышлар спортын төбәктә үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 



ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.