Минтимер Шәймиев йөзү буенча финал ярышлары җиңүчеләрен бүләкләде
06.08.2015
Бүген кич белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 2015 елгы Спортның су төрләре буенча XVI ДЧның йөзү буенча ярышларында булды. Финал ярышлары “Казан Арена” стадионында узды.
Минтимер Шәймиев һәм дүрт тапкыр олимпия чемпионы Александр Попов 100 метрлы дистанциядә ирекле стиль белән йөзү ярышында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Кытай спортчысы Нин Зетаога алтын медаль тапшырды. Шулай ук Минтимер Шәймиев кулыннан көмеш һәм бронза медальләрне Кэмерон Макевой (Австралия) һәм Федерико Грабич (Аргентина) алды. Россия йөзүчесе Александр Сухоруков алтынчы булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте