Татарстанда электр челтәрләренә тоташу тарифлары сизелерлек киметелде
09.02.2010
Татарстанда электр челтәрләренә технологик тоташу тарифлары уртача алганда 30 процентка киметелде. “Сетевая компания” ААҖ соңгы 3 елда беренче тапкыр тоташу өчен түләү күләмнәрен (кимү ягына) үзгәртте. Мондый адымның нечкәлекләре һәм сәбәпләре турында бүген Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта Татарстан Республикасының Тарифлар буенча комитеты рәисе Марина Фәйрушина сөйләде.
М.Фәйрушина билгеләп үтүенчә, Татарстандагы юридик затлар өчен электр челтәренә технологик тоташу нормалары инде 3 ел элек – 2006 елның 1 февралендә билгеләнгән булган. Шуннан бирле әлеге норма 2010 елның 1 февраленә кадәр үзгәртелмәгән. 2010 елның 1 февралендә исә Тарифлар буенча комитет идарәсе тарафыннан кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү максатыннан “Сетевая компания” ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташу өчен технологик тоташуга түләү нормалары һәм стандартлаштырылган тариф нормалары расланган. Уртача алганда түләү күләмнәре 30 процентка, ә кайбер нормалар – аерым алганда, кече бизнес еш куллана торган 15-30 кВт егәрлектәге тоташулар өчен түләү нормалары – ике тапкырга якын кимегән.
Марина Фәйрушина хәбәр иткәнчә, эшмәкәрләр тоташу өчен альтернатив тариф – стандартлаштырылган тариф нормалары буенча да түли алалар. Бу очракта кулланучылар конкрет тоташу өчен кирәк булган инженер инфраструктурасын төзү өчен билгеләнгән тарифлар буенча түлиләр.
15-100 кВт егәрлекләренә тоташучы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары тоташу өчен түләүләрне элеккегечә 3 елга кадәр процентларсыз ваклап башкара алалар, беренче кертем бу вакытта 5 процент кына да булырга мөмкин.
Моннан тыш, Марина Фәйрушина хәбәр иткәнчә, Татарстанда 15 кВтка кадәр тоташулар өчен льготалы тарифлар да сакланып калына – мондый егәрлекләргә тоташу бары тик 550 сум тәшкил итә.
Льготалы тарифларга “яшел” зона дип аталып йөртелүче (Татарстан районнарындагы кайбер мәйданнарда электр энергиясе артып кала торган) урыннарда да тоташырга мөмкин. Тоташуга льготалы тарифлар республиканың технопаркларында урнашкан кече һәм урта бизнес өчен дә сакланып калынган.
"Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы