Рөстәм Миңнеханов: «2010 елда Универсиада-2013 спорт объектларының дүртесеннән кала барысы да диярлек тапшырылып бетереләчәк»
08.02.2010
2010 елда Уеннар авылы, 45 мең урынлык футбол стадионы, Спортның су төрләре сарае һәм ишү каналыннан кала, Казанда 2013 елда үткәреләчәк Бөтендөнья җәйге универсиадасының барлык спорт объектларын да тапшырырга планлаштыралар. Бу турыда бүген Казанда үткәрелгән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстанның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Республика Хөкүмәте башлыгы сүзләренә караганда, спорт инфраструктурасын үстерү өлкәсендә Казан 2013 ел Универсиадасын үткәрүгә актив әзерләнә. “Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев тырышлыгы нәтиҗәсендә, үстерү өчен күп чаралар таләп ителгән транспорт инфраструктурасы өлкәсендә дә боз кузгалды. Инде быел ук без транспорт инфраструктурасы өлкәсендә җитди проекларны тормышка ашыру эшләрен башлап җибәрәбез”, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Казанда үткәреләчәк Бөтендөнья студент уеннары чит ил кунакларын каршылауга отельләр һәм сервис хезмәтләренең әзерлексез булуына зарланды. “Әлеге өлкәдә, дөнья стандартларына туры килүебез өчен, конкрет гамәлләр кирәк”, дип саный ул. Рөстәм Миңнеханов республиканың мәгариф учреждениеләрендә хезмәт күрсәтү сферасы кадрларын укыту системасын яңадан төзергә һәм аларны кабаттан әзерләнү өчен “Алгарыш” республика грант программасы буенча дөньяның алдынгы мәгариф үзәкләренә юнәлтергә тәкъдим итте.
Үз чыгышында Рөстәм Миңнеханов яшьләрнең эшкә урнашуы, яшь гаиләләрнең торак белән тәэмин ителүе, балаларның җәйге ялы проблемаларына тукталды һәм Татарстанда яшьләр инновацион форумын үткәрү идеясен хуплады. Татарстан Республикасы Премьер-министры фикеренчә, республика яшьләрен мөмкин кадәр күбрәк 2013 елгы Универсиадага әзерлек проектларын гамәлгә ашыруга тартырга кирәк.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының 2009 елда башкарган эшләренә нәтиҗә ясаганда, Рөстәм Миңнеханов аларның җитәрлек дәрәҗәдә зур дип атады: “Спорттагы, “Универсиада-2013” һ.б. күп кенә федераль проектларны тормышка ашырудагы нәтиҗәләр республикабыз башкаласын танылырлык иттеләр. Моны федераль хакимиятнең һәр дәрәҗәсендә республикага күрсәтелгән гаять зур ярдәменнән башка башкарып чыгу мөмкин булмас иде. Без һәр юнәлештә дә тулы ярдәм күрәбез”.
Татарстан Хөкүмәте Башлыгы министрлыкның узган елгы эшенә югары бәя бирде, әлеге тармакта республиканың ил буенча алдынгы рольләрдә булуын билгеләп үтте. “Без Татарстанны, республиканың башкаласын туристик , тарихи һәм спорт үзәге итеп күрәбез”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Коллегия эше ахырында тармак хезмәткәрләре бүләкләнде. Шулай, Россия Дәүләт Думасы депутаты, физик культура һәм спорт буенча комитет рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдиновка “Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде. Аеруча аерылганнарга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хатлары, Россия Спорт һәм туризм министрлыгының мактау грамоталары тапшырылды.
"Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы