Рөстәм Миңнеханов Казандагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының 25 км арага ачык суда йөзү ярышларын карады

01.08.2015

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында ачык суда 25 км дистанциядә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында катнашты.

Ир-атлар арасында италияле Симонне Руффини иң яхшысы булды, ул дистанцияне 5 сәгатьтән кимрәк вакытта узды. Бу бик яхшы күрсәткеч.

Хатын-кызлар арасында финишка бразилияле Ана Марсела Кунья беренче булып килде. Бу аның Казандагы дөнья чемпионатында өченче медале.


"Татар-информ" МА.