Рөстәм Миңнеханов: 2013 елгы Универсиада өчен булдырылган база Россия дәүләте һәм бөтендөнья спорты мәнфәгатьләрендә эшли

31.07.2015

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Россия синхрончыларының Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатындагы бүгенге чыгышын искиткеч дип атады.

Искәртәбез, Российские синхрончылары бүген ирекле программада алтын медальләр яуладылар.

Аларның чыгышлары турындагы тәэсирләре белән уртаклашып, Рөстәм Миңнеханов соклану белдерде: «Бик югары дәрәҗә. Мин синхрон йөзүдә белгеч түгел, әмма безнең кызларның чыгышын искиткеч дип атап була. Россиядә шундый мәктәп булганга без бик шат. Безгә башка юнәлешләрне дә шул дәрәҗәгә күтәрергә кирәк».

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, Казанда барган Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында 190 илдән килгән спортчылар Россиянең кунакларга яхшы мөнәсәбәтен бәяли ала.

Су мундиале үткәрүнең икътисадый нәтиҗәсе турындагы сорауга җавап биреп, республика лидеры: "Кайбер вакыйгаларга бәйле рәвештә, илебезгә карата ялгыш фикер яшәп килә. Биредә чемпионата 190 илдән килгән вәкилләр катнаша. Алар Россиянең чынлыкта нинди икәнен күрә ала. Аның нинди күптөрле, бердәм булуын. Безнең башка илләргә карата мөнәсәбәтне бәяли алалар. Без ил эчендәге толерантлыкны да, кунакларга карата яхшы мөнәсәбәтне дә күрсәтәбез. Бу бик тә мөһим һәм аны бернинди акчалар белән дә бәяләп булмый", - диде.

"Чемпионат ярдәмендә без илебезне, Татарстан Республикасын данлыйбыз. Дөньяда Казан кебек матур шәһәр барын күрсәтәбез. 2013 елгы Универсиаданы үткәрү өчен булдырылган база бөтен Россия дәүләте һәм дөнья спорты мәнфәгатьләрендә эшли дип саныйм", - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.


"Татар-информ" МА материаллары буенча.