Казанда Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча “Пилигрим” хәйрия тамашасы узды
27.07.2015
26 июльдә “Татнефть-Арена”да Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылышы тантанасына әзерләнгән “Пилигрим” хәйрия тамашасы булды. Бәйрәм тамашасында бөтен республикадан 8100 тамашачы катнашты: ятим һәм инвалидлар балалар, күп балалы гаиләдән, сәләтле балалар, яшь спортчылар, Көньяк Корееда 2015 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадада җиңүчеләр. Алар өчен түләүсез тамашаны уздыруны Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов кушты.
Рөстәм Миңнехановның сәламләвен ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыды: “Казанда узучы чемпионат- дөньяда иң әһәмиятле һәм күләмле спорт чараларының берсе. Бездә 190 илдән иң яхшы спортчылар җыелды. Россиядән 102 спортчы катнаша, шуларның 12се Татарстанныкы. Барыгызга да уңышлы чыгышлар һәм зур җиңүләр телим”,- диелә текстта.
Бәйрәм тамашасында Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының ачылыш тантанасы тулысынча диярлек кабатлана. Бердәнбер аерымлык- рәсми өлеше генә булмады.
“Бик шәп, матур тәэсирләр калды бүгенге күренештән,- диде күп балалы гаилә башлыгы Булат Зыятдинов. Моның өчен Рөстәм Миңнехановка һәм оештыручыларга бик зур рәхмәт!”.
ТР Президенты матбугат хезмәте