2010 елда Татарстанда “Әкият” татар дәүләт курчак театрын төзү тәмамланачак

30.01.2010

“Әкият” татар дәүләт курчак театры төзелеше 2010 елда тәмамланачак. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Ул, аерым алганда, 2009 елның финанс ягыннан бик авыр булганын һәм республиканың, кайбер инвестиция проектларының мөһимнәрен генә калдырып, берничәсен гамәлгә ашыруны чикләвен билгеләп үтте. Әлеге барлык проектлар да Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан билгеләнгән.
“Бу елда да безнең җитди инвестицион программалар юк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Әмма без инде күптән төзи башлаган курчак театры 2010 елда төзелеп бетерелергә тиеш. Мин әлеге бурычны башкарып чыга алачагыбызга ышанам”.
Аннары Татарстан Республикасы Премьер-министры республиканың мәдәният учреждениеләрен транспорт белән тәэмин итүдә җитди адым ясаганын билгеләп үтте. (Исегезгә төшерәбез: 2009 елның 29 нчы декабре көнне мәдәният учреждениеләре автопаркы 33 автомашинага – 27 «Fiat Ducato» һәм 6 «НЕФАЗ» маркалы автомобильгә тулыланды).
Транспорт мәдәният учреждениеләренә тамашачы янына барып җитә алу өчен кирәк, аеруча авылдагы тамашачы янына, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Артистлар һәм музыкантлар гастрольләрдә күп булалар, һәм яхшы транспорт аларга куркынычсызлык, ә тамашачыларга яңа мөмкинлекләр тәэмин итәчәк.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы 2010 елда мәдәният учреждениеләре ихтыяҗы өчен узган елдан да ким булмаган санда автомобильләр белән тәэмин итү күздә тотылуын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оешмаларны һәм кешеләрне иҗтимагый эшләргә тарту мәсьәләсенә җитди карады. Ул иҗтимагый эшләр программасының быел да дәвам итәчәген искәртте, республика, аны тормышка ашыру өчен, беренче траншны алган инде. Мәдәният сферасында кадрлар әзерләүгә килгәндә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының кадрларны яңабаштан әзерләү, тәҗрибә алышу, чит илләргә баруны оештыру юнәлешләрендә эш алып барырга тиешлеген ассызыклады.
Без мәдәниятыбыз белән горурланабыз, диде ул, һәм сезнең бурыч аның кешеләр өчен ачык булуын тәэмин итүдән, мөмкинлекләребезне һәм мәдәни байлыгыбызны пропагандалаудан гыйбарәт.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының эше турында төп доклад белән мәдәният министры Зилә Вәлиева чыгыш ясады.
“Парадокс булып тоелырга мөмкин, әмма 2009 елда федераль һәм республика дәрәҗәләрендә мәдәният өлкәсендә кабул ителгән идарә карарлары тармакка прецедентсыз караш булуын дәлилли, - диде ул. – Бу позицияләрне саклап калу гына түгел, шулай ук яңа стратегик мәсьәләләрне планлаштыру турында сөйләргә дә нигез бирә”.
Зилә Вәлиева соңгы елларда беренче тапкыр мәдәният тармагы үсеше перспективаларын системалы күзаллауның Россия Президенты Дмитрий Медведев Юлламасында да булуын билгеләп үтте.
Татарстанда мәдәният мәсьәләләре буенча 7 Татарстан Республикасы Президенты указы, 217 Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кабул ителгән, алар арасында республикада китапханә эше үсеше дәүләт программасын кабул итү кебекләре дә бар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы башлыгы Татарстанның президент китапханәсе филиалын төзү проектын тормышка ашыручы Россиянең дүрт регионы исемлегенә кертелгән булуын да искәртте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте